"Уңайлы мохит" дәүләт программасы 2020 елга кадәр озайтылган

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев "Уңайлы мохит" дәүләт программасын тормышка ашыру вакытын озайту турындагы карарны имзалаган.Аңа кадәр программаның тормышка ашыруы 2015 елда тәмамлана иде.

Аңарда билгеләп үтелгәнчә, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2011-2020 елларга "Уңайлы мохит" дәүләт программасын эшләү  һәм проектны килештерү планын раслаган. Хөкүмәткә әлеге дәүләт программасы 2015 елның 20 маена кадәр кертү ниятләнә.

Программаны озайту алга таба да инвалидлар һәм  халыкның башка катламнары өчен уңайлы мохит булдыруны тәэмин итәчәк, дип ассызыклана РФ Хөкүмәтендә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International