Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетына 2014 елның 9 аенда 133,7 млрд. сум күләмендә үзенең табышы тупланган.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның 9 аендаТатарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елның азагына кадәр бурычлар буенча киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмә республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.Киңәшмәдә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.