ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Ретро-ралли Поволжье автомобиль ярышуның 100-еллык намусына оештырылган.1914 елның 15 гыйнварында беренче тапкыр "Казан-Лаеш-Шуран" маршрут буенча заезд үткәрелде. Уникаль ярышта 7 автомлбиль маркалары катнашты «Мерседес», «Кейс», «Форд», «Опель», «Студе-Беккер» һәм «Лорель». Катнашучылар 70-80 км/с тизлеге белән 80 км ара җиңделәр. Ярыш җиңүчесе марка "Кейс".

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень 2015 елдагы "Торак" программасында катнашу өчен сайлашу үткәрү боерыгына имза куйды. Шулай үк бәйге үткәрү һәм сайлау өчен башка кирәкле документлар тәртибе расланды.
2014 елның 21 октябрендә Казанда, "Корстон"сәүдә-мавыктыргыч комплексында төзелештә бәяләр булдыру һәм сметада каралган нормалаштыру буенча ""Төзелештә бәяләр буенча идарә итү:актуаль сораулар,тенденицяләр,регионнар тәҗрибәсе" семинар булачак.Семинарны Республика инженер-техника үзәге үткәрә (ЧҖҖ "РИТЦ").

20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Дөнья беренчелеге Россияның 11 шәһәренең 12 стадинында үтәчәк дип планлаштырылган:Мәскәү,Санкт-Петербург,Самара,Саранск,Ростов-на-Дону,Сочи,Казан,Калининград,Волгоград,Түбән Новгород һәм Екатеринбург.Хәзергә вакытта Татарстанда "Казан-Арена" стадионы әзер,анда "Рубин" футбол клубы үзенең уеннарын үткәрә.

18
октябрь, 2014 ел
шимбә
Татарстанда 2014 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланды – эшләр барлык 793 йортта тәмамланды.

17
октябрь, 2014 ел
җомга
23 октябрендә 14.00 сәгатьттән 18.00 гә кадәр ТР Җәмәгать палатасында "Йортлардагы спорт мәйданнар: балаларга куркынычсызлык һәм үтәрлек" тема буенча телефон линиясе ачылачак.
Телефон номерлары:
567-80-98,567-80-94​.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Лениногорск район яшәүчеләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Мамадышта 2013-2015 еллардагы авария торак фондыннан күченү адреслы республика программасын тормышка ашыруда тәҗрибә белән алмашу буенча зональ киңәшмә үтте. Киңәшмә эшендә Алексеевск, Алькеев, Алабуга, Түбән Кама, Новошешминск,Норлат,Спас район вәкилләре катнашты.
Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИТ-парк белгечләре өчен арендалы йортта, Җиңү паркында һәм Sunrise City торак комплексында булды. Аны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Наил Мәһдиев, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов,“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Сентябрь аенда ТР Портал аркылы ТКХ өчен түләүләр 26 меңгә менде. Җыенысы 84,5 млн. сумнан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International