Рөстәм Миңнеханов Чаллыда берничә объектта булды

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ИТ-парк белгечләре өчен арендалы йортта, Җиңү паркында һәм Sunrise City торак комплексында булды. Аны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Наил Мәһдиев, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов,“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

ИТ-парк белгечләре өчен арендалы йортта Татарстан Президенты йортка яшәргә урнаштыру өчен җавап бирүче республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов эш бирүчеләр ягыннан гарантияле финанс тәэмин ителеш мәсьәләләрен хәл итүне, югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү белән тәэмин итүне, фатирларда мебельләрне яхшыртуны, ә иң мөһиме – Татарстан Республикасы норматив документлары нигезендә документларны рәсмиләштереп, кыска вакытта кешеләрне яшәргә урнаштырырга йөкләде.

Җиңү паркында Рөстәм Миңнехановка реконструкция концепциясе тәкъдим ителде. Проект өч зона оештыруны күз алдында тота – мемориаль, гаилә белән ял итү зонасы һәм иң зурсы - “яшел” үзәк җәяү йөрү зонасы.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектны хуплады, әмма Чаллының эре предприятиеләрен реконструкциядә катнашырга өндәде.

«Хәзер иң мөһиме – мәйданны каплау, ял итү урыннарын һәм мемориаль төзелмәләрне җиһазлау», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. Ул кыш дәвамында реконструкциянең төгәл проектын әзерләргә, ә апрель аенда эшләрне башлага кушты.

Sunrise City торак комлексының төзелеш мәйданчыгында кунакларга республикадагы иң эре торак төзелеше проекты турында сөйләделәр.

Прект инвесторы - «Кастамону Энтегре» төрек компаниясе, ул инде “Алабуга” МИЗ территориясендә эре инвестицион проектны гамәлгә ашырды. Чаллыдагы девелопер проекты 5,8 га җирдә төзүне күздә тота, анда биеклеге 18 катка җитәчәк һәм барлыгы 850 фатирлы йортлар төзү планлаштырыла. Биредә бик күп инфраструктура объектлары була – фитнес-үзәк, балалар бакчасы, кибетләр, рестораннар, боз шугалагы, бизнес-үзәк.

«Бу республика өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен уникаль проект, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Безнең төрек партнерларыбыз инде үзләрен уңай яктан “Алабуга” МИЗда күрсәтте, ә биредә зур социаль проектка алындылар, шуның өчен аларга рәхмәт. Мондый проектлар бездә күбрәк булыр, дип өметләнәм».

Шунна Татарстан Президенты Чаллы шәһәр советының сессиясендә катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International