Мамадышчылар аварияле булган торактан күченү программа буенча тәҗрибә белән алмаштылар

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Мамадышта 2013-2015 еллардагы авария торак фондыннан күченү адреслы республика программасын тормышка ашыруда тәҗрибә белән алмашу буенча зональ киңәшмә үтте. Киңәшмә эшендә Алексеевск, Алькеев, Алабуга, Түбән Кама, Новошешминск,Норлат,Спас район вәкилләре катнашты.
Киңәшмә Мамадыш муниципаль район башкаласы Анатолий Иванов,ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, Дәүләт торак Фонд җитәкчесе һәм Төзелеш министрылыгында ТКХ программаларын тормышка ашыру һәм куллану идарәсе башлыгы Илдус Насыров рәислегендә үткәрелде.
2011 елның 1 гыйнварына Мамадыш районында аварияле булып 250 торак(859 фатир) танылды.
Аварияле торак этапларга бүленде.
Аварияле торактан күчерү программа нәтиҗәләре:
- 44 торак күчерелгән (164 фатир)
- Күченү мәйданы - 5950,76 кв.м.
- Финанслау - 116,2 млн.сум
Югары күрсәткечләрне ирешү өчен көйле эш башкарылган.Хәзерге вакытта 2013-2014 елның этапы буенча актив эш бара.
Һәр атна район башлыгы,башкарма комитет җитәкчесе, җәваплы хезмәтчеләр,участковыйлар аварияле торакларны карап чыгалар.
 

фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International