ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Менделеев шәһәрендә "Аммиак,метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү буенча комплекс ААҖ "Аммоний" төзелеше буенча республика штаб утырышы узды.ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Аляшев Ю.Л.,ААҖ "Аммоний" директор советы рәисе Ханбикова Р.С.,ААҖ "Аммоний" генераль директоры Шевченко С.И.,«Соджис Корпорейшн» һәм CNCEC оешмаларның вәкилләре,субподряд оешма вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы халык саклау өлкәсендә үткәрелә торган төп чаралары буенча 19 сентябрьдә ТР ХС инженерия хезмәте җитәкчесе,министрның беренче урынбасары А.С,Ахметшин тиәкчелегендә "Буа районында барлыкка килгән  авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләр башкарганда 3 нче төркмнең хәрәкәте" тема буенча өйрәнүләр үтте.

18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген МИЗ "Алабуга"да ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Юрий Аляшев җитәкчелегендә инфраструктура объектларын төзү буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ААҖ "МИЗ "Алабуга" һәм проект институт "ТИГП" вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында ягулык-энергетика һәм торак-комуналь комплексларын 2014/205 елда җылыту периодына әзерләүнү буенча барлык утырыш узды.Утырыш муниципаль районнар белән видеоконференция режимында үтте.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында ТР Лаеш районында "Смарт Сити Казань" һәм "Иннополис"ны минженерия инфраструктура белән тәэмин итү буенча киңәшмә үтте.
Бүген,18 сентябрьдә,Казанда күпфатирлы торакның капиталь ремонты буенча бөтенроссия гамәли семинар эшен башлады.Семинарны Казан шәһәренең "торак-коммуналь хуҗалага һәм тышкы төзекләндерү эчтәлегендә шәһәр программаларын тормышка ашыру буенча техника күзәтү хезмәте" ТКХ рефлрмалаштыруына ярдәм Фонды, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы, Казан Мэриясы үткәрә.

17
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасына "Россия гаиләсенә торак" программаны тормышка ашыру сораулары буенча округ киңәшмәсе һәм күпфатирлы торакның капиталь ремонт буенча бөтенроссия гамәли семинар буенча округ киңәшмә кысачында Саратов өлкәсе төзүчеләр вәкилләре килде.
"Россия гаиләсенә торак"программа буенча торак сатып алучыларга ААҖ "АИЖК" дан льготалы ипотека кредиты бирелщчщк.Бу турында 17 сентябрьдә РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень "Россия гаиләсенә торак" программаны тормышка ашыру соравы буенча үткәрелә торган киңәшмә барышында хәбәр итте.
Россия Федерациясе Приволжск федераль округ "Россия гаиләсенә торак" программа буенча 5 млн.кв.м. кертәчәк. Бу турында 17 сентябрьдә "Россия гаиләсенә торак" соравы селектор киңәшмшсендә РФ Хөкүмәтенең Ситуацион Үзәгендә РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень хәбәр итте. Көннән алдан министр урынбасары Александр Плутник Казанда программаны тормышка ашыру соравы буенча киңәшмә уздырды.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында ТКХ реформалаштыруга булышу Фонд вәкилләре белән киңәшмә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International