ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында соңгы ике ел ярымда 200 дән артык көнкүреш коррупциясе очрагы кисәтелде. Шулар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдәге күренешләр – фиктив медицина белешмәләре, законсыз социаль түләүләр алуны оештыру (эшсезлек буенча субсидияләр), армиядә хезмәт итүдән законсыз азат ителү, вузларга укырга керү вакытындагы күренешләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә иганәчләр ярдәме яисә ирекле ярдәм итү сылтавы белән акча таләп итү.

Болар һәм тагын башка күп кенә көнкүреш коррупциясе факторлары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышында сөйләштеләр. Чара Казан Кремлендә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырыды.

Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.

Россия Төзелеш министрылыгы норматив базага "Иҗтимагый биналар һәм корылмалар" кагыйдәләре хисабында иҗтимагый мәгънәле биналарны проектлаштырырга яхшырта торган үзгәрешләр кертте. Документ хәрәкәте мәктәпкәчә һәм мәктәп укыту оешмаларының биналарына тарала.

17
август, 2014 ел
якшәмбе
«Казан-Арена» стадионында дөнья чемпионаты буенча беренче матч узды. Бүген Казанда яңа стадионда «Рубин» Россия футбол Премьер-лигасы чемпионатының дүртенче туры матчында Мәскәү «Локомотив»ын кабул итте.

16
август, 2014 ел
шимбә
Бүген Зәй районында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының чыгыш зональ киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Ю.Л.Аляшев алып барды.
Бүген Кайбыч районында ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгының чыгыш зональ киңәшмәсе үтте. Киңәшмә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министр урынбасары А.С.Ахметшин җитәкчелегендә узды.
Хезмәтне саклау кысаларында Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 624 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 751 мең сумлык 322 карар чыгарылган, шул исәптән инвестицион торак төзелешләре объектлары буенча - 4 млн. 907 мең сумлык 115 карар һәм социаль ипотека объектлары буенча – 180 мең сумлык 11 карар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

15
август, 2014 ел
җомга
2014 елның 28 август аенда «РИТЦ-ПрофСтандарт» "ТАКХда бурычлар буенча идарә:канунчылыкта яңа һәм түләтү технологияләр"  тема буенча гамәли-консультация семинар үткәрәчәк.
Татарстан мәгариф системасын модернизацияләү буенча илебезнең һәм халыкара алдынгы тәҗрибәне актив үзләштерә, әмма бу гына җитәрлек түгел әле, мәгарифтә алда барырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан: инновацион регион мәгарифе» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе утырышында хәбәр итте.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында  "Үтәрлек тирәлек" программасын тормышка ашыру соравы буенча киңәшмә үтте.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы 2014 елда бала бакчаларын төзү программасын тормышка ашыру һәм тәмамлау соравы буенча киңәшмә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International