ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Әлмәт районында күпфатирлы торакта капиталь ремонт ясау эшләре ахырырына җитә.

Болгар тарихи-архитектура комплексы – ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегендә 1002нче объект. Ул 2014 елның июнендә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетының 38 нче сессиясе карары белән шушы исемлеккә кертелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турындагы сертификатны тапшыру тантанасында чыгыш ясаганда белдерде.

Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада ЮНЕСКО Генераль директоры Ирина Бокова, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең ЮНЕСКОдагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Алмаз Әхмәтшин һәм башка рәсми затлары катнашты.


19
август, 2014 ел
сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында  "Ласточка" иҗтимагый йортта капиталь ремонт ясау соравы буенча киңәшмә узды.Киңәшмәне төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С.Гимаев үткәрде.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында Республика Татарстан муниципаль районнарында спорт мәйданнар төзелешен тәмамлау сораулары буенча киңәшмә узды.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Минстрлар кабинетында ТКХ  һәм иҗтимагый сфера объектларны 2014-2015 елларның көзне-кышкы периодына хәзерләү темасына чыгыш ясады.Брифинг видеоконференц элемтәдә республика муниципаль районнары белән үтте.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан районына эш сәфәре кылды. Ул Матюшино авылында яңа ФАП ачылышында катнашты, муниципалитет активы белән очрашты һәм авыл кешеләрнең хезмәт активлыгын күтәрү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә үткәрде.Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Ахметов, Татарстан Республикасы Икътисад министры Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Мидхат Шагиахметов, Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.
Автошәһәрендә универсаль спорт мәйданнар төзелеше дәвам итә.Планлаштырылган 11 мәйданннан дүртесе тапшырылган. Өч спортмәйдан Төзелеш көненә ачылды, ә дүртенечесе ачылды бүген "Боровецкий" бульварында.

18
август, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстанның Кайбыч районы республикада күп күрсәткечләр буенча алдынгыларның берсе санала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков райондагы эшлекле очрашуы барышында хәбәр итте. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның урынбасары Алмаз Әхмәтшин катнашты.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Буа районына эш сәфәре кысаларында район активы белән очрашты. Район Мәдәният йортында узган очрашуда ТР Дәүләт Советының Закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Рәшит Гафиятуллин, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның урынбасары  Фәрит Хәнифов һ.б. катнашты.
Бүген Татарстанның Буа районында капиталь ремонт һәм реконструкциядән соң мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм район башлыгы Азат Айзетуллов,ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International