ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Мамадышта «Стройсервис» ЯАҖнең мәйданчыкларында керамик кирпеч җитештерү буенча яңа завод ачылды. Проект, Испания компанияләренең заманча җиһазларын һәм технологияләрен кулланып, гамәлгә ашырылган.
6 августта Мамадышта ТР Төзелеш министрылыгының чыгыш колллегия утырышы кысачында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм район җитештерүчеләр экспозицияләрен карап чыкты.
"Татарстан Республиканың коммуналь оешмаларының союзы" эшкә алучы региональ тармаклы берләшмәсе һәм Региональ коммерция булмаган үзе көйли торган оешма " ТРның күпфатирлы өйләрен идарә торган оешмалар бердәмлеге", ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы һәм ТР Яшел Үзән районы 2014 елда 14 август аенда "Татарстан Республика торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләү һәм аның бирелә торган шартларының сыйфатын яхшырту. Яшел Үзән районының тәҗрибәсе" темасына республика семинарын үткәртәчәк.
ТКХ һәм торак сәясәт буенча Дәүләт Дума комитетының рәис урынбасары Александр Сидякин Россияның Җинаять кодексына үзгәрешләр кертү буенча канун проекты хәзерләде.Үзгәрешләр күпфатирлы өйләрендә бүлмә милекчеләренең гомуми җыелышында карар кабул итүенә киртә булу өчен җинаять җаваплылык кертәләр, шулай үк бүлмә милекчеләренең җыелыш карарын фальсификацияләү өчен җаваплылык көтә.
Җәза зур штрафлар һәм иректән мәхрүм итүне хисаплый.

5
август, 2014 ел
сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-комуналь хуҗалыгы министрылыгында Казан дәүләт кәмит бинасын һәм Вторая Гаражная урамындагы 4нче номерлы өйне җылыту белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында республиканың көньяк-көнчыгыш авылларында су тәэмин итү соравы буенча киңәшмә үтте. Киңәшмә министрның беренче урынбасары А.М.Фролов җитәкчелегендә узды.ЯАҖ "ЧелныВодоканал" вәкилләре һәм Төзелеш министрылыгы хезмәткәрләре катнашты.
Иртәгә Мамадыәта ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгының чыгыш коллегиясе булачак. Ул Татарстан Республиканың төзелеш комплексның үсү нигезе сыйфатында төзелеш индустрия базасын үстерү соравына багышланачак.

4
август, 2014 ел
дүшәмбе
Киңәшмәдә Министрылык алыднда торган сораулар һәм атнага планнар каралды.
Бу елның 1 август аенда Әлмәт шәһәрендә эксплуатациягә 100 меңгә якын кв.м. торак кертелде. Бу хакта Әлмәт шәһәренең төзелеш буенча башкарма комитетының җитәкчесе Ильвир Габдуллин планеркада хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары хезмәт базарындагы вәзгыять һәм кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Икътисадый совет утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Чарада улай ук ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Файзуллин катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International