ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2014 ел
сишәмбе
"Данфосс" компаниясы һәм Казан дәүләт энергетика университеты энергияны саклавын һәм эффективлылыгын үстерү сораулары буенча бергә эшлиячәкләр.Хезмәттәшлек турында килешүгә университет ректоры Эдвард Абдуллазянов һәм "Данфосс" ның генераль директоры Михаил Шапиро имза куйдылар.

28
июль, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 28 июлендә Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга булышу Фонды Татарстан республикасының күпфатирлы өйләренең капиталь ремонтына финанс булышу гаризасын хуплады.

26
июль, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре барлык мунициципаль районнарда башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

25
июль, 2014 ел
җомга
Бүген  “Чистай” индустриаль паркында яңа производстволарга символик нигез ташы салу булды - болар “Дельрус Чистай” компаниясенең медицина препаратлары заводының икенче чираты, шулай ук “Органик табигый продуктлар” (Израиль) компаниясенең “Агропарк” заводы.Бу чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының урынбасары В.Н.Кудряшев катнашты.
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-клммуналь хуҗалыгының урынбасары Ю.Л.Аляшев сүзләре буенча "Өч аю" торак комплексы Татарстанның гына түгел, бөтен Россияның уникаль һәм приоритет проектларының берсе.
Бүген ТР Төзелеш министрылыгының, карамагындагы оешмаларының, һәм шулай ук зур подрядчикларының вәкилләре Республика Татарстандагы Россияның Җәзалауны башкару федераль хезмәтенең идарәсенең төзәтү колониясына барып килделәр.Анда төзелеш эшенә билгеләнгән продукциясын җитештерәләр.
Алабуга шәһәренең "Өч аю" торак аренда комплексында ике модульле казан төзелгән.

24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Алабуга районының Морты авылында участок ветеринария пункты ачылды. Районда бу беренче ветеринария шифаханәсе.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы Мамадыш, Лаеш, Кама Тамагы, Норлат һәм Ютаза районарында чыгыш зональ киңәшмә уздырды.
24 июлдә Мамадыш шәһәрендә 2013-2014 елларда дәүләт программаларын тормышка ашыру сораулары буенча чыгыш,зональ киңәшмшә узды. Киңәшмә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының урынбасары А.С.Ахметшин җитәкчелегендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International