"Өч аю" торак комплексында иҗтимагый үзәк төзеләчәк

2014 елның 25 июле, җомга
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-клммуналь хуҗалыгының урынбасары Ю.Л.Аляшев сүзләре буенча "Өч аю" торак комплексы Татарстанның гына түгел, бөтен Россияның уникаль һәм приоритет проектларының берсе. Аренда торак комплексына 40 коттедж, махсуслаштыручы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче мәктәп һәм аның янында бала бакчасы, укытучылар өчен торак өй, АЭЗ "Алабуга" белгечләре өчен торак өй, ике модульле казан, суалгыч һәм
тазарту корылмалары керә.
Бүгенге көнгә 40 коттедж, белгечләр өе төзелеп беткән. Шулай ук өйләр алды төзекләндерелгән.Мәктәпнең һәм бала бакчаның төзелү-монтаж эшләре тәмамланган, бинада
эшкәртү эшләре бара. Шулай ук 17 -фатирлы укытучылар өйнең төзелүе бара.
2015 елда торак комплексында  иҗтимагый үзәк һәм 70 урынлы ресторан төзергә планлаштырылган. Шулай ук интернат төзергә һәм индивидуаль өйләр төзергә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International