ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 2023 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннары һәм ишегаллары билгеләнгән. Тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр барды. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында 2022/2023 елның җылыту чорына әзерләнү буенча чираттагы штаб булды. Министр урынбасары Илдус Насыйров җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Арча, Питрәч, Сарман, Мөслим муниципаль районнары, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының җылылык сезонына әзерлек буенча мәгълүматлары тәкъдим ителде.


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Яңа Юдино балалар сәламәтләндерү лагерендә “Цифралы дәрес” үткәрде.

1 июльдә Татарстан Республикасында «Иң яхшы албакча», «Иң яхшы клумба» республика конкурсы старт ала.

Конкурс халыкны күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә җәлеп итү, йорт яны, ишегалды территорияләрен яшелләндерү һәм эстетик бизәү тәҗрибәсен тарату һәм гамәли куллану, конкурста катнашу һәм халыкны йорт яны, ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 21-24 июнендә «Казань Экспо»  халыкара күргәзмә үзәгендә  Kazan Digital Week – 2022 форумы узачак

Төп спикерлар - тармак цифрлы чишелешләренең яңа юнәлешләре, ясалма интеллектны, микроэлектроника өлкәсендә фәнни-инженерлык эшләнмәләрен кертүнең югары өлеше булган технологияләр, җитештерүне автоматлаштыру һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендә гамәли программа белән тәэмин итү буенча экспертлар чыгыш ясаячак.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Татарстан Республикасы делегациясенең Петербург халыкара икътисадыи форумында катнашу нәтиҗәләренә багышланган брифингта Казанда сәнәгать төзелеше өлкәсендә II Халыкара һөнәри осталык чемпионатын үткәрү турында сөйләде.


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында социаль-мәдәни объектлар һәм җәмәгать урыннаы төзү программаларын гамәлгә ашыру турындагы доклад укыды. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


17
июнь, 2022 ел
җомга

Торак, социаль әһәмиятле һәм мәдәни объектлар, җәмәгать урыннары һәм гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Бүген «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Шакиров җитәкчелегендә узган күчмә киңәшмәдә Алабуга шәһәренең су бүлү объектларын модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Фикер алышуда Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, Алабуга муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш Департаменты директоры Андрей Томиллин, «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖ генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Артур Ярулин һәм башкалар катнашты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров ТР Төзелеш министрлыгында узган «түгәрәк өстәл» дә республикада 32% суүткәргеч һәм 38% канализация челтәрләрен (1,8 мең км) алыштыру кирәклеге турында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International