Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «түгәрәк өстәл» дә республикада су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренең тузу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чарада журналистлар катнашында министр урынбасары Илдус Насыйров чыгыш ясады.
Петербург халыкара икътисади форумында 2022 елда Казан шәһәрендә сәнәгать төзелеше өлкәсендә II Халыкара һөнәри осталык чемпионатын оештыру һәм уздыру буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында төзелеш өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә Марат Айзатуллин социаль әһәмиятле объектларда башкарылган эшләр саннарын әйтеп үтте.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанның Биектау муниципаль районында Сабан туе милли бәйрәмендә катнашты.
Сабан туеның хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге буенча комиссиясе утырышына әзерлек буенча киңәшмә уздырды.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов рәислегендә 2022-2023 елларда ягулык чорына әзерләнү буенча республика штабы утырышы булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зөя-ашлык продуктлары» элеватор комплексы төзелешенә старт бирде. Аны эшләтеп җибәрү тантанасында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
2022 елда студент төзелеш отрядлары федераль һәм төбәк масштабтагы объектларда эшләячәк. Эшкә урнашу процессы башланыр алдыннан һәр яшь кеше белгечлек буенча һөнәри белем алачак.
Сочида 14 нче Urban Awards федераль премиясенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Казанның «Уңайлылык территориясе» сервис компаниясе «Уңайлы класслы йортлар белән идарә итүче компания» номинациясендә җиңүче булды.