Марат Айзатуллин төзелеш комплексының беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин 2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстан төзелеш комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында журналистларга сөйләде.

Чара Светлая долина торак комплексы паркында узды.

Матбугат конференциясе барышында Марат Айзатуллин республикада торакны сафка бастыру һәм төзелешкә бирелгән рөхсәтләрнең үсеше турында сөйләде. «Бу елга план безнең 2,8 млн квадрат метр торак, һәм ул 79% ка үтәлгән – 2 миллион квадрат метрдан артык. Ел ахырына без бу бурычны гына үтәп калмыйча, күрсәткечләрне узган елгыга кадәр җиткерә алырбыз дип ышанам», – дип билгеләп үтте министр.

Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елның беренче алты аенда Татарстанда, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, төзелешкә бирелгән рөхсәтләр саны 1,5 тапкырга арткан. “Хәзер алар узган елның беренче яртысында 88 рөхсәт белән чагыштырганда 140 ка якын”, – диде министр.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру темасына җентекләп тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International