Казанда Идел буе федераль округының “Берләшмә” форумы узачак

2022 елның 5 августы, җомга

2022 елның 25-26 августында Казанда Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы узачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтәчәк. Форумны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештыра.

Форумда катнашу өчен коммерциясез оешма вәкилләре, граждан активистлары, волонтерлар, журналистлар, бизнесменнар, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге түрәләр һәм гражданлык җәмгыятендә барган процессларга битараф булмаган барлык гражданнар чакырыла.

Форумда катнашучыларны теркәү түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://forms.yandex.ru/cloud/6262a606e5693867b385b6f3/

“Берләшмә” форумы-танышу, тәҗрибә уртаклашу, гражданлык активистларының хакимият органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән хезмәттәшлеге өчен ачык мәйданчык. Форум федераль дәрәҗәдәге актуаль социаль проблемалар буенча фикер алышу өчен төбәк мәйданчыгы булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International