ТР Төзелеш министрлыгында РФ Торак фондының инфраструктура облигацияләре буенча фикер алыштылар

2022 елның 5 августы, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «РФ йорты» АҖ гражданнар һәм төзүчеләргә ярдәм итү буенча дәүләт программалары операторы ярдәмендә торак төзелеше һәм шәһәр тирәлеген үстерү өчен инфраструктураны ташламалы финанслау механизмын куллану сораулары буенча фикер алыштылар.

Республиканың эре төзүчеләре һәм подряд оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәшмәне министр урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов үткәрде.

Фикер алышу барышында инфраструктура облигацияләре, механизмның төп шартлары һәм проектларны сайлап алу процедурасы сораулары каралды.

Очрашу кысаларында шулай ук Россия Федерациясендә индивидуаль төзелешне үстерү буенча тәкъдимнәр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International