Марат Айзатуллин җылыту чорына әзерлек буенча республика штабы үткәрде

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җитәкчелегендә узган эшлекле киңәшмәдә Торак фондын, социаль өлкә һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын җылыту чорына әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Министр үз чыгышында, 2022/2023 елгы җылылык чорына әзерлекне тәмамлау өчен вакыт аз калып баруын һәм билгеләнгән вакытка барлык эшләрне төгәлләү өчен көч куярга кирәклеген искәртте.

Объектларның ягулык чорына әзерлеге турындагы оператив мәгълүматны  министр урынбасары Илдус Насыйров җиткерде. Үз чыгышында ул билгеләп үткәнчә, торак фонды мониторингы системасы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 2 614 котельный әзерләнгән, бу гомуми санның 83,9% ын тәшкил итә. 12 784 КФЙ (планның 72,3%) әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән.

Фикер алышу барышында шулай ук коммуналь комплексның җылылык челтәрләренең торышы мәсьәләләре дә каралды. Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, 2023 елдан инженерлык челтәрләрен алыштыруга яки реконструкцияләүгә юнәлдерелгән бишьеллык программа старт ала. Муниципаль берәмлекләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, ул Татарстан Төзелеш министрлыгына яңа программа формалаштыру өчен инженер челтәрләре буенча кирәкле мәгълүматны тапшырырга кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International