Бүген ТР Төзелеш министрлыгында булачак ягу сезонына әзерлек буенча фикер алыштылар

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Бүген торак фондын, социаль сфера һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын 2022-2023 ел җылылык чорына әзерләү буенча республика штабының чираттагы утырышы булды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнарның хисапларын тыңлады.

Министр урынбасары үз чыгышында хәбәр иткәнчә, муниципаль районнар тарафыннан торак фонды мониторингы системасына кертелгән мәгълүматларга караганда, 2934 котельный әзерләнгән, бу гомуми планның 94,1% ын тәшкил итә.

Мәгариф өлкәсендә 3163 объект яки 96,3%, сәламәтлек саклау өлкәсендә 1905 объект әзерләнгән, бу 95,6% тәшкил итә. Мәдәният объектларының 95,3% тан артыгы һәм социаль яклау объектларының 98,8% ы җылыту сезонына әзер.

“Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау һәм җылыту чорына әзерлек 25 августка тәмамланырга тиеш”, – дип ассызыклады Илдус Насыйров.

15 мең 499 күп фатирлы йортның әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, бу КФЙның гомуми саныннан 87,7% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International