ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

2022 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча Татарстанда меңнән дә ким булмаган ишегалларын төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. «Программа кысаларында күп фатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла. 2021 елда без 8 млрд. сумга 1078 ишегалды төзекләндердек. 2022 елда бу сан ким булмаячак, бюджет узган ел дәрәҗәсендә кала», — диде ул. «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» Президент программасы координаторы Венера Камалова 2022 елга ишегалды исемлеген формалаштырганда «яңа механика» кертелүен әйтте. 2020-2021 елларда ишегаллары исемлеге халыкның тәкъдимнәре һәм шикаятьләренә таянган Муниципаль берәмлекләр тәкъдимнәре буенча формалаштырылган булса, яңа елда исемлек халыкның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төзелгән. «2022 елга ишегалды исемлеген формалаштырганда яңа механика кертелде. Турыдан-туры тавыш бирү 200 ишегалды исемлеген формалаштырырга мөмкинлек бирде. Бу әлегә бөтен күләм түгел, төгәл санны без әйтәчәкбез. Ишегалларының адреслы исемлеге dvor.tatar сайтында урнаштырылган», - диде ул. Камалова билгеләп үткәнчә, район администрацияләре 2022 елга калган ишегаллары исемлеген 2020-2021 еллар тәҗрибәсе буенча формалаштырганнар. Хәзер бу исемлек раслауда.


13
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү буенча 17 республика программасын үтәү күләме 96%ка җиткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, торак төзелеше 2020 ел күрсәткечләреннән 4%ка алда бара. 2 млн. 637 мең кв. метр торак тапшырылган. 2021 ел планы 99% ка диярлек үтәлгән.

Шәхси торак төзелеше буенча план күрсәткеченнән 51%ка артык: 12 мең 581 йорт төзелгән, план нигезендә 8330 йорт төзү каралган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Коммерциячел төзелештә планның 63%ы үтәлгән – 791 мең кв. м мәйданлы 102 күп фатирлы торак йорт әзер.


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзәндә Гоголь урамында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасы кысаларында яңа балалар поликлиникасы төзелеше тәмамланды. Медицина учреждениесе шәһәрнең иске өлешендә яшәүче 13 мең балага һәм яшүсмергә хезмәт күрсәтәчәк. Объектта барлык төзелеш һәм бизәү эшләре тулысынча тәмамланган, мебель һәм җиһазлар кайтартылган. Балалар поликлиникасы өч каттан һәм 5 мең квадрат метрдан тора - ул хастаханә шәһәрчегендәге Иске поликлиникадан биш тапкыр артып китә.


8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанда шәхси торак төзелеше өлеше агымдагы 2021 елда рекордлы 65% тәшкил итте, ә күп фатирлы йортлар төзелеше - 35%. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында узган түгәрәк өстәлдә ведомство башлыгы урынбасары Илшат Гимаев игътибарны шуңа юнәлтте. ШТТ белән кызыксыну арту сәбәбе булып дәвам итүче коронавирус пандемиясе тора. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында күпләр торак мәйданын киңәйтү кирәклеген тойды, чөнки эшләү өчен кабинет һәм гаилә әгъзалары өчен аерым бүлмәләр кирәк, ә шәһәр фатирында мондый шартлар булдыру кыен. Гомумән алганда, министр урынбасары сүзләренә караганда, ТР Төзелеш министрлыгы проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Пандемия булуга карамастан, республиканың төзелеш тармагы үсеш алуын дәвам итә. «Быел без 2,67 млн кв. метр торак файдалануга тапшырырга тиеш. Хәзерге вакытта без соңгы стадиядә торабыз, 2,57 млн.кв. метр файдалануга тапшырылган, бу 2021 елның еллык планының 96,4% тәшкил итә һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,2% күбрәк», — дип ассызыклады Гыймаев. Төзелеш темплары һәм торак тапшыру күләме буенча Татарстан Рәссәй буенча җиденче урында тора. Идел буе федераль округында республика икенче урында тора һәм Башкортстаннан гына калыша.

Татарстанда ипотека кредитының уртача күләме 2,5 млн сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында узган түгәрәк өстәлдә ведомство башлыгы урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. «Хәзерге вакытта республикада ипотека кредиты буенча уртача ставка 7,43% тәшкил итә, ә уртача сумма — 2,5 млн.сум. Безнең төбәктә ипотека буенча уртача ставка түбәнрәк, ә кредит бирү суммасы Идел буе федераль округы һәм тулаем Рәссәй буенча караганда күбрәк», — дип хәбәр итте министр урынбасары. Түгәрәк өстәлдә катнашкан экспертлар быел торакка бәяләр турында фикер алыштылар. Татарстанда квадрат метрның бәясе бер квадрат метр өчен 90 мең сумнан алып 250 мең сумга кадәр — торакның урнашу һәм классына карап.


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Турыдан-туры эфир 7 декабрьдә 10: 00 сәгатьтә Татарстанда җылыту сезоны темасына узачак. Турыдан-туры трансляцияне карарга һәм сорауларны бирергә @msagkhrt Инстаграм сылтамасы аша мөмкин. Кызыксындырган сорауны, анонс астында хәбәр калдырып, ТР Төзелеш министрлыгының рәсми аккаунтында бирергә мөмкин.

Торак бинаны тиешле хәлдә тоту турында таләпләр, санкцияләнмәгән рәвештә үзгәртеп коруны һәм яңадан планлаштыруны тыю Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2006 елда ук расланган гамәлдәге торак биналардан файдалану кагыйдәләрендә (2006 елның 21 гыйнварындагы 25 номерлы карар) бар. 2022 елның 1 мартыннан әлеге карар үз көчен югалта һәм Рәссәй Төзелеш Министрлыгының «Торак биналардан файдалану кагыйдәләрен раслау турында» 14.05.2021 ел, № 292/пр боерыгы үз көченә керә. Яңа документның гамәлдәге кагыйдәләрдән төп аермасы булып, документ нигезендә, торак биналардан файдалануга карата таләпләр гражданнарга гына түгел, ә биналарның милекчеләре булган юридик затларга да куела. Гамәлдәге федераль законнар (Торак кодексы, Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре, Гражданлык кодексы) нигезендә күпфатирлы йортта гомуми мөлкәткә бары тик балкон плитәләре генә керә. Шуңа күрә балконның парапеты һәм козырек, балкон ишекләре һәм уемнары, тәрәзәләре — болар барысы да милекче үзе башкара торган шәхси милеккә керә. Шулай итеп, гражданнар түбән энергоэффективлыгы булган тәрәзәләрне һәм балкон ишекләрен шундый сыйфатлы тәрәзәләргә һәм балкон ишекләренә алыштырырга, рөхсәт ителгән материаллар белән диварларны җылытырга, шулай ук лоджия һәм балконнарда өстәмә пыяла куярга хокуклы. Әмма йортның тышкы кыяфәте, шул исәптән фасадларны пыялалау, муниципаль хокукый актлар һәм Рәссәй Федерациясе субъекты законнары белән җайга салынырга мөмкин. Шулай итеп, пыяла балконнар өчен штрафлар яңалык түгел, алар элек тә булган. Күзәтчелек органнары хәзер дә яңадан планлаштыру һәм үзгәртеп кору кагыйдәләрен, шулай ук төбәк төзекләндерү кагыйдәләрен бозганда, биналарның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр булганда, штраф санкцияләре кулланырга хокуклы.

ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бүген капремонт буенча республика программаларының үтәлеше турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Социаль-мәдәният өлкәсендә объектларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 97% башкарылган. Хәзерге вакытка 15 программаны гамәлгә ашыру төгәлләнгән, бу - 1 030 объект.

Татарстанда әлегә бер балалар бакчасын һәм ике медицина стационарын, шулай ук башка объектларны капиталь төзекләндерү тәмамланмаган.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре турында җентекләбрәк сөйләде.

“Торак фонды мониторингы” дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматларына караганда, йортларны капиталь ремонтлау буенча программа лимиты 99%ка үзләштерелгән, күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре алты муниципаль берәмлектә бара.

Ел башыннан Татарстанның Капиталь ремонт фондына муниципаль берәмлекләр бюджетыннан 782 млн сумга якын акча күчерелгән, бу программада каралган күләмнең 73%ын тәшкил итә. Казан шәһәре бюджетыннан акча кермәгән.

Марат Айзатуллин Татарстан буенча уртача торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр җыемы турында да хәбәр итте. Аның сүзләренчә, октябрь аенда җыем дәрәҗәсе 100,6% тәшкил иткән.

 


3
декабрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Питрәч районының Карповка авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу 2022 ел башына планлаштырылган. Карповка авылында 200дән артык кеше яши. Элек халык медицина ярдәме сорап иске арендага алынган бинага мөрәҗәгать иткән иде. Яңа елдан башлап авыл халкы уңайлы һәм санитар нормаларга туры килә торган шартларда медицина ярдәме ала башлаячак. ФАПның мәйданы 58 квадрат метр тәшкил итә. Объект сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Исегезгә төшерәбез, республика төзелеш программалары буенча, 2021 елда 42 ФАП төзелеше планлаштырылган. 41 объектта төзү-монтаж эшләре тәмамланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International