ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Биектау тимер юл станциясе бистәсендә поликлиника ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, «Биектау үзәк район хастаханәсе» ДАССУ баш табибы Рамил Зыятдинов катнашты.

Чирмешән районының Кармыш авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Яңа ФАП заманча медицина җиһазлары, кайнар һәм салкын су, канализация, интернет һәм видеокүзәтү системалары белән тәэмин ителгән.


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзелгән 63/20 йортка күченү тантанасы узды. Яңа фатирларда бюджет оешмалары һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, биш һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр, табиблар, ятим балалар яшәячәк. Яңа төзелеш ун каттан, ун подъезддан һәм 490 фатирдан тора, шуларның 191е-бер бүлмәле, 190ы-ике бүлмәле, 28е-өч бүлмәле. Барлык тораклар да чиста бизәкләү эшләренә тапшырылган, сантехника, янгын сүндерү датчиклары, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчигы белән җиһазландырылган.


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин видеоэлемтә аша республиканың биш районында ябык футбол манежларын ачуда катнаштылар.

Спорт объектлары Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Чистай һәм Әгерҗедә универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз бюджетлы спорт корылмаларын төзү буенча республика программасы, башка чыганаклар кысаларында төзелгән.


18
декабрь, 2021 ел
шимбә

2021 елга торак тапшыру программасы тулысынча үтәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Айзатуллин үз докладында хәбәр иткәнчә, 2021 елга торак тапшыру буенча программаның тулы күләмдә үтәлүен әйтте. Татарстанда файдалануга тапшырылган торакның факттагы күләме 2 млн. 682 мең 800 кв. метр тәшкил иткән, план буенча 2 млн. 670 мең кв. метр, бу узган елның шушы чорына карата 100,1% тәшкил итә.

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча 27 республика программасын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. 23 республика программасына кергән 2 212 объект тулысынча ремонтланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы буенча Казанда 104 нче номерлы балалар бакчасында эшләрне тәмамларга калган. Әлеге объектның әзерлеге 98% дип бәяләнә. Объектта гомумтөзелеш эшләре, күләгә элмәләре урнаштыру һәм кече архитектура формаларын урнаштыру ахырына якынлаша.

Тагын 18 объектның 2сен медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасы буенча подрядчыларга тәмамларга кала. Бу – Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе (ТМЭен үтәү 90% тәшкил итә - бизәү эшләре ахырына якынлаша). Шулай ук Чистай хастаханәсе (эшләрне кабул итү һәм кисәтүләрне бетерү бара).

Балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасында каралган төзү-монтаж эшләре 98%ка башкарылган: программада каралган 6 объектның 4се әзер. Казан шәһәренең «Яшь гвардия» спорт лагерында гомумтөзелеш эшләре, вентиляция җиһазларын монтажлау тәмамланып килә. Биектау районының «Солнышко» балалар лагеренда беренче этап кысаларында йокы корпусларына, ашханәгә һәм административ биналарга инженерлык челтәрләрен сузу эшләре тәмамланып килә. Бүгенге көндә үтәлеш 96% тәшкил итә.

Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр тәмамланган – соңгы объект (Казанда «Савиново» балалар-яшүсмерләр мәктәбе бинасы) тапшырылган. Гомумән алганда, программаның 20 объекты файдалануга тапшырылган.

Капиталь ремонт кысаларында Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы 9 объект яңартылган. Бу атнада Чаллы һәм Казан шәһәрләрендәге соңгы ике объектны подрядчылар тапшырган.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча лимит тулысынча диярлек үзләштерелгән. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау әлегә 3 муниципаль берәмлектә дәвам итә.

2022 елга программаларга килгәндә, бүгенге көнгә 30 программа чараларының 11е расланган.


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Ел студенты. Архитекторлар» Бөтенрәссәй конкурсы беренче финалы Казанда старт алды. Конкурс «Ел студенты» Рәссәй милли премиясенең махсус ачык трекы булып тора. Бу – Рәссәй яшьләр берлеге һәм «Рәссәй - мөмкинлекләр иле» Президент платформасының Фән һәм технологияләр елы кысаларында тормышка ашырыла торган уртак проекты. Конкурс Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә. «Ел студенты. Архитекторлар» – архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә белем алучы студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Архитектура һәм төзелеш өлкәсендә күренекле казанышлары булган Рәссәй югары уку йортларының архитектура һәм төзелеш юнәлешләрендә белем алучылар финалга чыкты. Финалда катнашучылар «Иң яхшы архитектор-проектлаучы студент», «Иң яхшы архитектор-шәһәр төзүче», «Иң яхшы архитектор-реставратор», «Иң яхшы студент-урбанист», «Иң яхшы архитектор-дизайнер» һәм «Яшь төзүче»номинацияләрендә җиңү өчен көрәшәчәк. Финалның конкурс биремнәре төрле форматларда катнашучыларның шәхси һәм коллектив эшен күз алдында тота: казанышларны тәкъдир итү, проектлар концепцияләрен эшләү буенча гамәли биремнәр, һөнәри тест үткәрү. Моннан тыш, катнашучыларны профильле дискуссияләр, лекцияләр, экспертлардан мастер-класслар көтә. Конкурсны Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Рәссәй яшьләр берлеге»гомумрәссәй иҗтимагый оешмасы оештыра. Конкурс Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән Бөтенрәссәй яшьләр проектлары конкурсы кысаларында үткәрелә.


15
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Казанның «Салават Күпере» микрорайонында 260 урынга исәпләнгән 46-нчы номерлы «Елмай» балалар бакчасы ачылды. Яңа балалар бакчасында Казан мэры Илсур Метшин булды. Балалар бакчасының яңа ике катлы бинасы А. Авзалова ур., 9а адресы буенча урнашкан. Биредә барлыгы 20 балага исәпләнгән 14 төркем исәпләнә. Бу 12 гомумүсеш төркеме, аларның яртысы ясле, һәм ике компенсация төркеме - психик үсеш тоткарланган балалар һәм сүздә авыр тайпылышлар булган балалар өчен. Балалар бакчасында методик кабинет, логопед, педагог-психолог, татар теле кабинеты, медицина блогы, азык-төлек блогы, музыка һәм физкультура заллары бар. Соңгысында иртәнге гимнастикадан тыш, көндез балалар өчен спорт дәресләре оештырыла. Бу-республикада «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзелгән икенче балалар бакчасы. Тулаем алганда, Татарстанда 2021 елда милли проектлар буенча 16 балалар бакчасы төзелә (13е – «Демография», 3се - «Торак һәм шәһәр мохите» Илкүләм проектлары), шуларның 15е әзер. 8 объект дәүләт төзелеш күзәтчелеге тикшерүе уза.


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елда «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү президент программасы буенча Татарстанда 8 млрд.сумга 1078 ишегалды төзекләндерелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. «ТР Президенты карары нигезендә, 2020 елда республикада «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча моңарчы күрелмәгән программаны тормышка ашыру башланды. Программа кысаларында күп фатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Республика ТИБ көче белән 9,6 меңнән артык ишегалды инвентаризацияләнде. 6923 ишегалды комплекслы ремонт таләп итүе ачыкланды. 2021 елда без 8 млрд. сумга 1078 ишегалды төзекләндердек», - диде ул. 2020 елда республика буенча 1090 ишегалды төзекләндерелгән. Программа кысаларында алты төр эш башкарыла: юллар һәм тротуарларны төзү яки ремонтлау, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, яктырту баганалары урнаштыру яки гамәлдәгеләрен ремонтлау, куркынычсыз балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыру яки яңарту, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру. «2021 елда программа 300 меңнән артык кешене колачлады. Программаны тормышка ашыру чорында республикада яшәүче 2 млн. тирәсе кеше яңартылган ишегалды территорияләрен алачак. Быел программа буенча 2 млн.кв. метрдан артык асфальт җәю һәм 514 км тротуар төзекләндерелгән. 2021 елда ишегалларында 6 меңнән артык ут баганалары урнаштырылган», - диде М.Айзатуллин.

Былтыр «Безнең ишегалды» президент программасының кайнар линиясенә Татарстан халкыннан 16 меңгә якын мөрәҗәгать килгән булса, быел ул 12 меңне тәшкил итә.

Мөрәҗәгатьләр кимүе ишегаллары буенча мәгълүмати-аңлату эшләре уздыру белән бәйле, ди «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» программасы координаторы Венера Камалова ТР Министрлар Кабинетында брифингта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International