Татарстанда илкүләм проект уңаеннан тәүлегенә 10 мең куб. метр су әзерләү системасы төзеләчәк

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында Нурлат шәһәре өчен су алу челтәре булган су белән тәэмин итү системасын төзү башлана. Проект «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Чиста су» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылачак.

Су әзерләү станциясенең җитештерүчәнлеге тәүлегенә 10 мең куб. м тәшкил итә. Проектны тормышка ашыру барышында фильтрацион җиһаз урнаштырылачак, шуның аркасында тимер һәм марганец судан алына, һәм натрий гипохлориты эретмәсе белән зарарсызландырыла, эчә торган суның сыйфаты яхшыра.

Төзелешне 2024 елда тәмамлау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда программаны гамәлгә ашыру уңаеннан Татарстанда Болгар шәһәрендә су алу станциясе файдалануга тапшырылган. Су әзерләү станциясен төзеп, суны эшкәртү технологиясен кулланып, су алу корылмасын киңәйтү башкарылды.

2021 елда Яшел Үзән муниципаль районының Васильево бистәсендә тәүлегенә 4 мең куб. м егәрлегендә  су әзерләү станциясе төзелеше тәмамланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International