Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзәндә яңа балалар поликлиникасын һәм видеоэлемтә буенча Әгерҗедә поликлиника ачу тантанасында катнашты.
Алексей Песошин билгеләгәнчә, гражданнарның сәламәтлеген кайгырту һәрвакыт республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булды.
ТР Премьер-министры медицина объектлары бик кыска срокларда төзелде, дип белдерде. Ул төзүчеләрне һәм яңа поликлиникаларны җиһазлауда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
“Яңа поликлиниканы файдалануга тапшыру халык сәламәтлеге торышына уңай йогынты ясар дип ышанам. Медперсоналга уңышлы эшчәнлек телим”, - дип өстәде ТР Хөкүмәте башлыгы һәм бүләкләр тапшырды.
Аннары Алексей Песошин Яшел Үзәндә балалар поликлиникасын карады. Учреждение 200 кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән һәм заманча медицина җиһазлары куелган. Поликлиника составына балаларны амбулатор-поликлиника кабул итү бүлеге, дәвалау-профилактика кабинетлары һәм сәламәт бала бүлеге, ДФК бүлеге, физиотерапия бүлеге керә.
Әгерҗедәге поликлиника шулай ук заманча җиһазландырылган. Анда ренттгенология компьютер томографы, “Визиограф” денталь рентген-диагностика аппараты, маммограф һәм башка җиһазлар бар. Поликлиника составына өлкәннәрне амбулатор-поликлиника кабул итү бүлеге, хатын-кызлар консультациясе, рентген-диагностика бүлеге, функциональ диагностика кабинеты һәм клиника-диагностика лабораториясе керә.
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсы җиңүчеләрен, призерларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров тапшырды. Иң төзек торак пунктка конкурс җиде номинация буенча үткәрелә, шулай ук төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие, иң яхшы ТМШ һәм Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы оешма сайлап алына. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Хөкүмәте бюджетыннан премия фонды акчалары исәбеннән акчалата премия алалар, ул 6,8 млн.сум тәшкил итә. 90% тан да ким булмаган күләмдә акчалата премия торак пунктны алга таба төзекләндерүгә тотылырга тиеш. Быел конкурс номинацияләре буенча республиканың 21 муниципаль берәмлегенең торак пунктларыннан 35 гариза керде. Бүген бүләкләү тантанасында 16 муниципаль район вәкилләре - конкурста җиңүчеләр, призерлар һәм дипломантлар катнашты.
Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгының барлык предприятиеләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов белдерде.
Яңа ел бәйрәмнәрендә коммуналь хуҗалыктагы вазгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб булдырылган, һәр бәйрәм көненә җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Алексей Фролов билгеләгәнчә, республикада торак-коммуналь хезмәтләрен 1 488 оешма күрсәтә.
“Бәйрәм көннәрендә халык өендә була. Яңа ел төненнән соң чүп түгүнең иң актив фазасы була. Һава торышына карап, бу чорда йорт яннарына килү юлларын чистартып торырга кирәк булачак”, -дип ассызыклады ул.
“Татлизинг” предприятиесе базасында материалларның авария-техник запасы булдырылган, дизель генераторлары, махсус техника әзерләнгән. Җитди авария була калса, ике мобиль котельный эшкә әзер тора.
Татарстанның Минзәлә районында район хастаханәсенең балалар поликлиникасының яңа бинасы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин яңа балалар поликлиникасы ачылышында билгеләп үткәнчә, республикада сәламәтлек саклау үсеше буенча федераль һәм республика дәүләт программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. "Минзәләдәге яңа балалар поликлиникасы Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасында күрсәтелгән социаль бурычларны үтәүнең ачык нәтиҗәләреннән берсе булып тора, - диде ул. - Күптән түгел генә без Биектау районында яңа поликлиника ачтык. Бу объектлар гражданнарның сәламәтлеге турында кайгыртуның үсә баручы дәрәҗәсен ачык күрсәтә. Бу учреждение балаларның сәламәтлеген саклауга хезмәт итәчәк, ә медперсоналга биредә эшләү өчен яхшы шартлар тудырылган, дип ышанам".
Татарстанда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы буенча барлык чаралар да үтәлгән. Аларга 739 гаилә кертелгән иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Республика 44 программасы тормышның 9 өлкәсенә кагылды. Программаларны гамәлгә ашыруга Татарстан 50 млрд. сумга якын акча җибәрде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
6 илкүләм проект һәм аларга кергән 12 федераль проект кысаларында быел республикада гомуми смета бәясе 13 млрд 843 млн сум булган 102 объект төзелә һәм ремонтлана. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасы ел саен торак тапшыру күләмнәре буенча алдынгы позицияләрне били һәм Рәссәй Федерациясе лидер-субъектлары исемлегенә керә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев 2021 елда 2 682,8 мең кв.м. торак төзелгән, бу еллык планның 100,5% тәшкил итә, дип хәбәр итте. «Шәхси төзелеш үсеше перспективалары зур: агымдагы елда 1,7 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Киләсе елда да азрак көтелми, үсеш бик актив бара», - диде министр урынбасары. 2021 елда милли проектларны, дәүләт, төбәк, республика программаларын, шулай ук программадан тыш чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда гомуми финанслау күләме 24 млрд.сумнан артык булган 151 социаль-мәдәни объект төзелде. Шул исәптән мәгариф өлкәсендә гомуми куәте 3 220 урынга 17 балалар бакчасы, 7 359 укучыга исәпләнгән 7 гомуми белем бирү оешмасы, сәламәтлек саклау өлкәсендә 65 объект, спортны үстерү өлкәсендә 26 объект һәм мәдәният өлкәсендә 6 объект төзелде. Өлешләп төзүнең яңа проблемалы объектлары барлыкка килүне булдырмау максатыннан, РФ Хөкүмәте һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан, өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итүче нәтиҗәле механизмнарны эшләү даими рәвештә алып барыла. Татарстан Республикасында алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча да системалы эш алып барыла, шуларның берсе - 2019 елның 1 июленнән гамәлдә булган төзелешне Проектлы финанслау. Татарстан Республикасында алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча да системалы эш алып барыла. 2021 ел нәтиҗәләре буенча, 2 356 алданган өлешче өчен гомуми мәйданы 187,3 мең кв.метр булган проблемалы 9 йорт төзелеше тәмамланган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләренә коммуналь техника ачкычларын тапшырды. Техника урам-юл челтәрен карап тоту өчен билгеләнгән.
Чара «Казан» халыкара ат спорты комплексы каршындагы мәйданда узды, анда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, муниципаль берәмлекләр башлыклары, юнәлеш министрлыклары вәкилләре катнашты.
69 берәмлек коммуналь техника ачкычлары 41 муниципаль берәмлек башлыкларына тапшырылды.
Бу – МТЗ 82.1, 3 AMT 1000 төягече, 33 «Амкодор» фронталь төягече, 17 ГС 14.02 автогрейдеры.
Барлык машиналарда да ГЛОНАСС системасы урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан һәм муниципаль берәмлекләр съезды алдыннан файдалы һәм яхшы эшләр кылу традициясе барлыгын искә төшерде. «69 берәмлек техника районнарга җибәреләчәк. Безнең муниципалитетлар өчен яңа ел бәйрәме – ул һәрвакыт икеләтә йөкләнеш, чөнки юлларны чистартып торырга, йортларны җылылык, газ белән өзлексез тәэмин итәргә кирәк. Яңа коммуналь техника Яңа елда ук үз бурычларын үтәячәк», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, моннан тыш, тагын 86 берәмлек техника районнар өчен билгеләнгән, һәм алар да якын арада киләчәк.
Рөстәм Миңнеханов барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. «Без елны яхшы күрсәткечләр – икътисадый һәм инвестицион күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Киләсе ел бурычлары арасында – барлык илкүләм проектларда катнашу, инде башланган масштаблы проектларны гамәлгә ашыру», - диде ул.
«Бу елны лаеклы төгәлләүдә муниципаль берәмлекләр башлыкларының, авыл җирлекләре җитәкчеләренең өлеше зур, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Иң мөһиме, пандемия шартларында без республиканың нормаль тормышын тәэмин итә алдык».
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә темаларны иң яхшы яктырту буенча ел саен үткәрелә торган массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тапшырды. Журналистлар белән аралашу барышында Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы агымдагы елда милли проектлар кысаларында 103 объектта эшләр алып барган. Башкарылган эшләрнең гомуми суммасы 13 млрд. сум тәшкил итте. Министрлык барлыгы алты милли проектта катнаша. «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында 49 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде. «Экология» илкүләм проекты буенча Казанда чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабы тәмамланды. Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә «Чиста су» программасы буенча су әзерләү станциясе төзелеше тәмамланды. Файдалануга яңа елдан ук керешергә планлаштырыла. «Мәдәният» илкүләм проекты буенча 3 авыл мәдәният йорты төзелде, «Сәламәтлек саклау» программасы буенча – 2 млрд.сумнан артык бәягә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төзелде. «Торак һәм шәһәр мохите» һәм «Демография» илкүләм проектлары кысаларында 16 балалар бакчасы төзелде. Кукмара шәһәрендә универсаль спорт залы һәм Казанда физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше тәмамланып килә. Моннан тыш, министрлык 44 республика программасында катнаша, шуларның 17 – се – төзелеш һәм 27-се-капиталь ремонт буенча. «Без торак тапшыру буенча программаны үтәдек. Быел безнең план 2,67 млн кв. метр булган, чынлыкта 2,682 млн кв.метр тапшырылган. Төзелеш бер генә көнгә дә туктап калмады», - дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин.