Быел республика 44 программаны гамәлгә ашырырга планлаштыра, шуларның 31е ТР Министрлар Кабинеты боерыклары белән раслана. Бүгенге көндә 29 программа расланган, дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар катнашында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 2022 елда гомуми мәйданы 4 млн. 755 мең квадрат метр булган 760 объектны яңарту планлаштырыла. Программаның финанс күләме 6 млрд. 431 млн. сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бүгенге көндә торглар 85 күп фатирлы йорт буенча узды.
Шул ук вакытта программага кертелгән йортлар арасында документлар бирелмәгән йортлар кала. Хәзер бу 25 йорт. Сәбәбе – торак милекчеләренең җыелышлары беркетмәләре булмау. Министр муниципалитет башлыкларына милекчеләр җыелышлары һәм сораулар буенча тавыш бирү ТКХ ДМС платформасында үткәрелүен искәртте. Бу процессны якын арада тәмамлау зарур.