Республиканың барлык районнарында «Мин төзим» - төзелешкә булышу порталы кертеләчәк

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Татарстанда «Мин төзим» төзелешкә булышу цифралы платформасы 2020 елда ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге тарафыннан гамәлгә ашырылган.

Исегезгә төшерәбез, портал Татарстан Республикасының ике пилот районында - Саба һәм Әлмәт муниципаль районнарында тест режимында эшли башлады.

Әлеге сервис ярдәмендә сайтта https://stroika.tatarstan.ru физик һәм юридик затлар төзелеш яки реконструкция өчен кирәкле документларны «бер тәрәзә» режимында электрон рәвештә алырга мөмкиннәра, аларның үтәлеш статусын күзәтергә мөмкин.

Мәсәлән, бүгенге көндә пилот районнарда яшәүчеләр түбәндәге хезмәтләрне электрон рәвештә эшли ала:

- төзелеш башлану турында хәбәрнамә бирү;

- төзелеш тәмамлану турында хәбәрнамә бирү;

- ГПЗУ әзерләү һәм алу (җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы);

- адрес бирү;

- төзелешкә рөхсәт;

- файдалануга тапшыруга рөхсәт;

Якын арада республиканың барлык муниципаль районнарына һәм шәһәр округларына «Мин төзим» платформасын кертү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International