ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2021 ел
җомга

Бүген «Уңайлы мохит» Тоталь тесты дигән Бөтенрәссәй акциясе старт алды, Ул инвалид булган кешеләрнең хокуклары һәм ихтыяҗларына игътибарны җәлеп итәргә тиеш. Чара кысаларында барлык теләүчеләр инклюзив аралашу һәм каршылыксыз киңлек оештыру темасына үз белемнәрен бәяли алачаклар. Тест үз эченә берничә тематик блок буенча сорауларны ала: уңайлы мохит булдыру, инвалидлар белән аралашу этикасы, ситуацион ярдәм күрсәтү кагыйдәләре. Шулай ук чара йомгаклары буенча алдынгы экспертлар катнашында сорауларны ачык тикшерү һәм тренинг узачак. «Уңайлы мохит» Тоталь тестының спикерлары булып танылган дәүләт эшлеклеләре, җәмәгатьчелек фикере лидерлары, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре чыгыш ясаячак. Чарада катнашучылар шулай ук тестларга әзерләнү һәм уңайлы мохит, инклюзив аралашу һәм инвалидлык булган кешеләр өчен уңайлы цифрлы сервислар булдыру өлкәсендә Рәссәйнең әйдәп баручы экспертларыннан бушлай уку курслары узу мөмкинлеге алачак. Акция беренче тапкыр 2019 елда старт алды һәм шул вакыттан бирле ел саен үткәрелә башлады. Узган ел тестлауда Рәссәйнең 85 субъектыннан 100 меңнән артык кеше катнашты. Катнашучыларны теркәү, белем бирү курсына керү һәм онлайн трансляцияләрне түбәндәге сайтта карарга була: www.total-test.ru. Тест 10 декабрьгә кадәр ачык булачак, шуңа күрә теләгән һәркем үз белемнәрен теләсә кайсы уңайлы вакытта тикшерә алачак.
 


1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү тәҗрибәсе һәм перспективалары» дип аталган түгәрәк өстәл кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ТКХ өлкәсендәге экспертлар ТКХ өлкәсендәге проблемалар һәм перспективалар, КФЙда капиталь ремонт үткәрүне контрольдә тоту һәм кар чыгару, ККК, күп фатирлы йортларга һәм индивидуаль торак төзелешенә карата законнарны индивидуальләштерү сораулары буенча фикер алыштылар. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров катнашты.


30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ел саен үткәрелә торган массакүләм мәгълүмат чараларының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктырту конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны оештыру комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы телеканаллары, радиостанцияләр, басма ММЧ, мәгълүмати агентлыклар һәм челтәр (интернет) басмалары редакцияләреннән журналистлар һәм коллективларыннан кабул ителгән 200 мәгълүмати материал карап тикшерелде.

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, К.Маркс ур., 61 нче йорт) торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны хокукый агарту максатыннан халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. Чарада Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлеге вәкилләре Эльвира Латыйпова һәм Альбина Нуртдинова катнашты. Гражданнарны кабул итү барышында белгечләр тарафыннан 75тән артык мөрәҗәгать каралды.


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 30 ноябрендә 17.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы YouTube каналында трансляция белән #ЯшьләргәТоракТР туры эфир үткәрә. Турыдан-туры эфир барышында «ЙОРТ.РФ» АҖ федераль торак проектлары («Ташламалы ипотека» яңа төзелешләргә 7% кадәр, «Гаилә ипотекасы» сатып алу һәм рефинанслауга 6% кадәр, «Авыл ипотекасы» 3% кадәр), шулай ук ТР Дәүләт торак фондының ташламалы социаль ипотека шартларында «Яшь гаилә» республика яшьләр торак программасы (еллык 7% һәм торак бәясенең 10% беренчел кертем белән) ачык һәм җентекле формада тәкъдим ителәчәк. 

Торак төзелеше программалары буенча эш темплары узган елгы күрсәткечләрдән югарырак. Еллык план 96%ка үтәлгән. 2 млн 555 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Республикада социаль-мәдәни объектлар төзелеше, торак төзелеше һәм милли проектлар буенча республика программаларын гамәлгә ашыру соңгы стадиядә тора. Агымдагы елның 17 республика программасы үтәлешенең гомуми күләме 90% тәшкил итә. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, милли проектлар кысаларында эшләр 96% үтәлгән. Министрлык тарафыннан 6 илкүләм проект кураторлык итә, алар кысаларында гомуми смета бәясе 11 млрд 900 млн сум булган 99 объект төзелә. Агымдагы датага аларның 82се төгәлләнгән. Быел балалар бакчалары төзелеше «Торак» һәм «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла. 16 балалар бакчасының 12се төзелгән, тагын дүртесе төзелеп бетә. Гомумән алганда, программа буенча эшләр 98% башкарылган. «Торак» федераль проектын гамәлгә ашыру быел социаль объектлар, шулай ук инженер һәм транспорт инфраструктурасы төзүне дә күздә тота. Бу 5 торак комплекста 7 объект. Питрәч районының «Царево утары» торак комплексында чистарту корылмаларын һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясен реконструкцияләү бара. Эшләр 52% башкарылган. Казан шәһәренең «Светлая долина» торак комплексында өслек сулары чистарту корылмаларын реконструкцияләү дәвам итә. Эшләр күләме 94% тәшкил итә. Казан шәһәренең «Лето» торак комплексында юллар, мәйданнан тыш һәм су белән тәэмин итү челтәрләренең төзелеше һәм Лаеш районының һәм Казан шәһәренең торак комплексларында 2 автоюл төзелеше тәмамланган. «Иделне савыктыру» федераль проекты буенча Казан чистарту корылмалары реконструкцияләнә. Реконструкциянең беренче этабы кысаларында подрядчылар эшләр күләменең 85% яптылар.
Түбән Кама районының Прости авылында рөхсәтсез чүплек «Чиста ил» федераль проекты кысаларында рекультивацияләнә. Эшләр 98% бәяләнә.

26
ноябрь, 2021 ел
җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгында министр урынбасары Илшат Гимаев җитәкчелегендә төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләренең «Хезмәт җитештерүчәнлеге»илкүләм проектында катнашу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү буенча семинар-киңәшмә узды. «Татарстан Республикасының төзелеш тармагы динамик рәвештә үсә, масштаблы торак төзелеше дәвам итә, юллар, социаль-мәдәни-көнкүреш, мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр һәм спорт, Авыл хуҗалыгы объектлары төзелеше буенча милли проектлар һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырыла. Торак төзелеше күләме буенча Татарстан Республикасының Рәссәй Федерациясе субъектлары арасында беренче унлыкка керүен билгеләп үтү күңелле»,-дип билгеләп үтте Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев.   «Татарстан Республикасының Энергия һәм ресурсларның нәтиҗәле технологияләре үзәге» ДАУ директоры урынбасары – хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр региональ үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты турында презентация белән чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, 2018 елдан Татарстан Республикасы территориясендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты чаралары уңышлы гамәлгә ашырыла, алар беренче чиратта lean-технологияләрне кертү һәм хезмәткәрләрне укыту юлы белән җитештерү һәм ярдәмче процессларны оптимальләштерүгә юнәлтелгән. Илкүләм проектта катнашу предприятиеләргә хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, шулай ук сакчыл җитештерү инструментларын кертү нигезләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә. Илкүләм проектта катнашучылар өчен өстәмә ярдәм чарасы - яңа продукция җитештерүне модернизацияләү өчен елына 1 % белән 300 млн. сумга кадәр ташламалы займ алу мөмкинлеге. Семинарда төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләре вәкилләре – «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектының потенциаль катнашучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International