Олы Ключи авылында ТР Яшел Үзән районында беренче модульле кибет ачылды. Кибет «Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пункт төзү»республика программасы буенча төзелгән. «Мондый халыкка хезмәт күрсәтү пунктлары булу-бу бик мөһим. Яшел Үзән районында бу беренче модульле кибет. Республика программасы ярдәмендә без кече һәм урта бизнеска ярдәм итә алабыз. Модульле кибетләрне төзү буенча бишьеллык программа эшләнде», - дип сөйләде район башлыгы Михаил Афанасьев. Исегезгә төшерәбез, «Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модульле пунктларын төзү» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елда Татарстанда республиканың 15 муниципаль районында 16 объект төзелде.
Кукмара районының Манзарас авылында 1,1 мең квадрат метрлык «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Яңа объектта спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәтлекне ныгыту өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Комплекс мини-футбол, бадминтон, волейбол һәм зур теннис өчен мәйданчыкларны үз эченә ала.
Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру тәмамланып килә. Быел 3,5 мең объектны ремонтлауга республика 23 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирде. Хәзерге вакытта барлык программалар буенча эшләр 96%ка башкарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Мәгариф өлкәсендә 413 объект кергән 3 программаның 413е белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасы эштә кала. Казан шәһәренең 104 нче балалар бакчасында ремонт эшләре тәмамланып килә, эшләр күләме 95% тәшкил итә. 48 учреждение ремонтланган.
Медицина стационарларын капиталь ремонтлау программасына кертелгән 18 объектның дүртесе подрядчыларда кала. Гомумән алганда, программа чаралары 93%ка үтәлгән.
Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарга капиталь ремонт ясау программасы буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 94% дип бәяләнә. Биш объект файдалануга тапшырылган, тагын дүртесе – эштә.
Балаларны савыктыру лагерьларын ремонтлау программасына кертелгән алты объектның дүртесе әзер. Программа буенча төзелеш-монтаж эшләре 96%ка үтәлгән.
Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасында каралган эшләр финал стадиясендә. Подрядчылар 16 объектны тапшырганнар.
Инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программалары буенча гомуми смета бәясе 1,4 млрд.сум булган 881 объектны үз эченә алган 6 программаны гамәлгә ашыру тәмамланган. Бу атнада подрядчылар тарафыннан «Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау» программасы һәм «Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, төзү, блок-модульле котельныйларны һәм тышкы казаннарны урнаштыру» программасы кысаларында соңгы объектлар тәмамланган.
Программа чараларының блогын күпфатирлы йортларда капиталь ремонт программасы тәмамлый. «Торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча агымдагы датага лимит 99%ка үзләштерелгән. 10 муниципаль берәмлектә эшләр дәвам итә.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы муниципалитетлардан 15%ка финанслана. Бүгенге көндә фонд счетларына җирле бюджетлардан 740 млн. сум, ягъни программада каралган күләмнең 64%ы кергән. Казан шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы да акчаны тулысынча күчермәгән.
Шулай ук Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы тарафыннан, республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, 2022 елга программалар исемлеген формалаштыру буенча комплекслы эш башкарыла.
Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. Комиссия әгъзалары Адмиралтейская, Яхин, Мәскәү, Нариманов, Габдулла Тукай һәм Курашов урамнарындагы торак төзелеше өлкәсендә кайбер инвестицион проектларны тормышка ашыруны хупладылар. Рөстәм Миңнеханов торак комплексларны төзегәндә социаль инфраструктура турында алдан кайгыртырга кирәклеген искәртте. «Торак - коммуналь хуҗалык төзелеше социаль объектлар: балалар бакчалары, мәктәпләр үсеше белән бергә алып барылырга тиеш», - дип ассызыклады ул. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тарихи җирлекләрдә яңа төзелешкә карата төп таләпләрнең берсе - катларны саклау. Петербург урамындагы ике проект буенча (кунакханә тибындагы күп функцияле комплекс һәм сәүдә-кунакханә комплексы) Татарстан Республикасы Президенты Тихомирнов урамындагы юл хәленә ничек йогынты ясавын игътибар белән өйрәнергә кушты. «Бу урам инде йөкләнгән. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру юллардагы коллапска китерүгә юл куймаска кирәк», - дип игътибар итте Рөстәм Миңнеханов. Шамов хастаханәсе комплексының өченче чираты проекты белән танышканнан соң, комиссия әгъзалары бинаның тышкы кыяфәте гомуми стилистикага гармонияле туры килсен өчен, фасадны рәсмиләштерүне эшләп бетерергә тәкъдим иттеләр. Комиссия хуплавы белән Подлужная урамындагы «Казансу» подстанциясе бинасының тышкы кыяфәтен төзекләндерү һәм 25 нче Октябрь урамындагы ТР буенча Рәссәй Федераль салым хезмәтенең 20 нче номерлы районара административ бинасын реконструкцияләү проектлары кабул ителде. Утырыш барышында шулай ук Зөя утрау-шәһәре территориясендә торак йортлар төзү һәм реконструкцияләү проектлары тәкъдим ителде. Барлык 3 гариза да хупланды. «Барлык объектлар да лаеклы. Бүген Зөя буенча бик дөрес эш бара. Һәр яңа йорт бизәүгә әйләнергә һәм утрау-шәһәрлекнең архитектур йөзен бозмаска тиеш», - дип билгеләде ТР Президенты. Соңыннан комиссия әгъзалары Лаешта Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше проекты белән таныштылар. Архитекторларга проектны эшләп бетерергә, аерым алганда, мәчетнең түбәсе һәм гөмбәзе формасын үзгәртергә тәкъдим иттеләр.
2021 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында төзелеш комплексы вәкилләре өчен ел саен үткәрелә торган юбилей семинары булды. Быел семинар 25 еллыгын билгеләп үтте. Сәламләү сүзе белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев һәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ директоры Мәҗит Салихов чыгыш ясады. Илшат Гыймаев Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендә федераль һәм республика программаларын үтәү буенча агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Чара ТР Төзелеш министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе вәкилләре өчен, 2022 елның 1 гыйнварыннан төзелештә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү һәм смета бәясен билгеләүнең ресурс-индекслы методына күчү һәм төзелеш объектларының куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итү буенча шәһәр төзелеше эшчәнлегендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру буенча куелган бурычларны үтәү максатыннан оештырылган. Рәссәй Федерациясендә цифрлаштыру буенча бурычларны үтәү турындагы мәгълүмат белән «Төзелештә нормалаштыру, стандартлаштыру һәм техник бәяләү Федераль үзәге» ФАУ директоры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Петр Метелкин чыгыш ясады. Катнашучылар алдында шулай ук Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе вәкилләре чыгыш ясады. Семинар экспертлар белән брифинг һәм семинарда катнашу турында таныклыклар тапшыру белән тәмамланды.
Шәхси торак йортлар төзелеше активрак бара – биредә план өчтән бер өлешкә арттырып үтәлгән. 10 мең 871 йорт төзелгән - 1 млн 467 мең кв. м. План буенча 8 мең 330 йорт.
Коммерциячел төзелеш линиясе буенча агымдагы нәтиҗәләр планның 61%ын тәшкил итә. Абсолют саннарда бу – 778 мең кв. м. яки 100 күп фатирлы йорт. 64 күп фатирлы йорт төзелеп килә.
Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзү, торак төзелеше һәм илкүләм проектлар буенча республика программалары ахыргы стадиягә кереп бара. Быелгы 17 республика программасын үтәүнең гомуми күләме 88% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстанда, 2020 ел ахырына булган мәгълүматларга караганда, халыкның 93,58% үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасыннан сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты утырышында хәбәр итте. «Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү чыганакларының торышын бәяләү нәтиҗәләре буенча 20,1% санитар таләпләргә җавап бирми. Алар барысы да җир асты, - дип сөйләде докладчы. - Муниципаль берәмлекләр киселешендә сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү буенча хәл түбәндәгечә: күрсәткеч 18 районда уртача республика күрсәткеченнән югары, ә 28 районда – түбән».
Галләмов билгеләп үткәнчә, республикада су белән тәэмин итү хезмәтен 88 коммуналь оешма күрсәтә. Су үткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 18,6 мең км тәшкил итә, аларның тузу дәрәҗәсе, Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 54%ка җиткән. 5930 км челтәр алмаштырылырга тиеш, ягъни 31,9%.
Идарә башлыгы инженерлык коммуникацияләренең югары тузганлыгы авариягә китерә, дип ассызыклады. Әйтик, бу ел башыннан торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 2748 авария булган. Анализ күрсәткәнчә, аварияләрнең иң күп саны салкын су белән тәэмин итү өлкәсендә барлыкка килә – 2227 очрак, ягъни аларның гомуми саныннан 81%. «Коммуналь хуҗалык предприятиеләренең катлаулы финанс-икътисади хәле аларга зур күләмдә һәм төп фондларны тиешле дәрәҗәдә яңартырга мөмкинлек бирми. 2021 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча торак-коммуналь комплекс оешмаларының 24% зыянга эшли. Республикада 24 699 коммуналь инфраструктура объекты бар, шуларның 55,6% гына дәүләт яки муниципаль милектә теркәлгән. Калган 44,4% теркәлмәгән һәм тапшыруны таләп итә», - дип билгеләп үтте ул. Ул, коммуналь хуҗалык объектларын торгызу һәм яхшырту өчен, халыкны торак пунктларда эчәргә яраклы су белән тәэмин итү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла, дип өстәде. 2010-2020 елларда аны финанслау күләме 7,1 млрд. сум тәшкил иткән. 2697,7 км суүткәргеч челтәре, 410 суүткәргеч башнясы, 403 артезиан скважинасы төзелде һәм реконструкцияләнде.
«СВЕЙ» фирмасының соңгы озак төзелеше - Казан шәһәрендәге Заслонов урамындагы 18 катлы йорт файдалануга тапшыруга рөхсәт алды. Бина төзелешен өлешчеләргә ярдәм итү буенча республика программасы ярдәмендә төгәлләргә мөмкин булды. 2020 елдан башлап яңа төзүче сыйфатында «Бриз»төзелеш компаниясе чыгыш ясады. 18 катлы йортта 144 фатир исәпләнә, аларның гомуми мәйданы 10 274,6 кв.метр тәшкил итә. Бу Казанның 2021 елда файдалануга тапшырылган сигезенче проблемалы йорты инде. Ел башыннан өлешләп төзүдә катнашкан 2332 кеше хокуклары торгызылды.
Бүген Түбән Камада шәһәрдә иң югары торак йорттан ачкычлар тапшыру тантанасы булды. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин фатир хуҗаларын әлеге шатлыклы вакыйга белән котлады. Әлеге объект эскроу счетларын кулланып проект финанславы кысаларында төзелде. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән, торак программасын тормышка ашыру кысаларында, йорт агымдагы елның октябрь ахырында файдалануга тапшырылды.