Бүген Пермь крае делегациясе вәкилләре танышу визиты белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында булдылар. Делегация составында-торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү министры Артем Балахнин, төзелеш министры Андрей Колмогоров һәм Пермь краеның үсеш корпорациясе финанс директоры Юрий Мазунин. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әлеге очрашуны үткәрде. Ул кунакларга министрлык эшчәнлеге, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган милли проектлар, төзелеш, капиталь ремонт һәм реконструкция буенча дәүләт һәм республика программалары турында сөйләде.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, алты илкүләм проектка керүче 104 объект билгеләнгән. Барлык кирәкле килешүләр дә имзаланды. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 37 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
«Экология» илкүләм проекты кысаларында 2021 елда башланган объектлар төзелеше дәвам итә. «Сәламәтлек саклау» юнәлеше буенча 49 объектны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау планлаштырылган. «Мәдәният» илкүләм проекты чаралары быел 11 объект төзүне, реконструкцияләүне һәм капиталь ремонтлауны үз эченә ала.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча республика программалары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының яңа урынбасары итеп Илнур Нурмөхәммәтов билгеләнде. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле документка кул куйды. «Нурмөхәммәтов Илнур Фагил улын 2022 елның 20 гыйнварыннан Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфасына билгеләргә», – диелә документта.
Түбән Каманың 34нче микрорайонында 120 фатирлы 34-4 йортка күченү булды. Тынычлык проспектындагы 117 йортта бюджет оешмалары хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре — грантлар алучылар, яшь гаиләләр, шулай ук «Арендалы торак»программасында катнашучылар яшәячәк.
Татарстан Республикасында 2022 елда социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 44 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасында 2020-2021 елларда «Безнең ишегалды» программасы 2169 ишегалдын колачланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» президент программасы координаторы Венера Камалова хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Эстачи авылында яңа «Шаян» балалар бакчасы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты. Эстачи авылында балалар бакчасы «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән. Объектның заказчысы - «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, проект эшләре «Татинвестгражданпроект»ДУП тарафыннан башкарылган. Яңа 3 катлы (шул исәптән подвал) бинаның гомуми мәйданы - 3,5 мең кв.метр. Балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән.
2022 елның 24 февралендә Екатеринбургта World Build/State Contract төзелеш һәм проектлаштыруда сатып алулар буенча форум узачак. Онлайн режимда дөньяның теләсә кайсы почмагыннан катнашырга мөмкин. World Build State Contract заказчылар һәм подрядчылар өчен төзелештә һәм проектлаштыруда, шулай ук сатып алулар өлкәсенә кураторлык итүче ведомстволар өчен үткәрелә. Чараның максаты - 44-ФЗ, 223-ФЗ һәм РФ Хөкүмәтенең 615 карары буенча дәүләт сатып алулары өлкәсендә катнашучы белгечләрнең грамоталылыгын арттыру һәм төзелеш, проект заказчылары һәм подрядчылар арасында яңа элемтәләр урнаштыру.