ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп Илнур Нурмөхәммәтов билгеләнде

2022 елның 21 гыйнвары, җомга
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының яңа урынбасары итеп Илнур Нурмөхәммәтов билгеләнде. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле документка кул куйды. «Нурмөхәммәтов Илнур Фагил улын 2022 елның 20 гыйнварыннан Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфасына билгеләргә», – диелә документта.
Белешмә өчен:
Илнур Нурмөхәммәтов Татарстан Республикасының Азнакай шәһәрендә туган.
2008 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый.
2007-2008 еллар - «Татнефть» ААҖ «Азнакайнефть» идарәсе бухгалтеры ярдәмчесе;
08.2008-12.2008 еллар - «Данафлекс» ЯАҖ финанс-икътисад бүлегенең икътисадчы-аналитигы; 2008-2009 еллар - КДФИИның идарә исәбе һәм контроль кафедрасы ассистенты;
2009-2014 елларда-Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаментының региональ контроль бүлегенең әйдәп баручы консультанты, оператив контроль бүлегенең 1 разрядлы белгече;
05.2014-07.2014 гг-Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Стратегик үсеш идарәсенең инновацияләр һәм дәүләт заказы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;
2014-2016 елларда-Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Стратегик үсеш идарәсенең тармак аудиты һәм тариф сәясәте бүлеге башлыгы;
2016-2022 елларда - Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Стратегик үсеш идарәсе башлыгы;
2022 елның 20 гыйнварыннан - ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары.
Икътисад фәннәре кандидаты. Өйләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International