Татарстанда 2022 елда төзелеш һәм капиталь ремонт буенча 44 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2022 елда социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 44 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, республикада илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары буенча эш дәвам итәчәк.

Гомумән алганда, агымдагы елда төзүчеләр 2 млн 755 мең кв. метр торак тапшырырга тиеш. Бу - 2030 елга кадәр перспективага республика өчен 2022 елга Россия Төзелеш министрлыгы раслаган үләмнәр күрсәткече.  Әлеге күләмнең яртысыннан артыгы - 1 млн 681 мең кв. метр - шәхси торак төзелешенә туры килә.

Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча гомуми мәйданы 150 мең кв. метрлык төзелеш карала.

2022 елда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программа гамәлгә ашырылачак. 679 торак алучы гаилә билгеләнгән. Хәзерге вакытта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы муниципалитетлар белән берлектә торак алачак гаиләләрне исәпләү эшләрен актуальләштерә.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын финанслау 6 миллиард 441 миллион сум күләмендә билгеләнгән. Гомуми мәйданы 4 млн 700 мең кв.метр булган 769 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалырга тиеш.

2022 елда «Безнең ишегалды» программасына беречел 1 мең 39 ишегалды кертелгән. Йорт яны территорияләре исемлеге әлегә раслауда.

Татарстан Республикасы хөкүмәте күрсәтмәләре белән раслана торган республика программаларына килгәндә, министр хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 21 республика программасы расланган, тагын 10 сы раслануда

Марат Айзатуллин шулай ук 2022 елда илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру планнары турында да сөйләде. Бу - 6 илкүләм проект, 11 федераль программа, 104 объект. Министр сүзләренчә, объектлар исемлеге ел дәвамында яңартылачак.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 37 объектны сафка кертү планлаштырыла. 

«Экология» илкүләм проекты кысаларында 2021 елда төзелеше башланган объектларда эш дәвам ителә.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 49 объектны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау планлаштырылган.

«Мәдәният» илкүләм проекты чаралары быел 11 объект төзүне, реконструкцияләүне һәм капиталь ремонтлауны үз эченә ала.

«Демография» илкүләм проекты планы буенча бүгенге көнгә бер объектны төзү карала – Казан шәһәрендәге балалар бакчасы.

«Мәгариф» илкүләм проекты белән ике спорт залын һәм 100 урынга исәпләнгән мәктәпне капиталь ремонтлау каралган.

Илкүләм проектлардан тыш, ТР Төзелеш министрлыгы тагын 6 дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнаша, шуларның иң зурысы - «Мәгарифне үстерү» программасы. Аның буенча 66 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү чараларына 16 объект буенча эшләр кертелгән.

«Су хуҗалыгы комплексын үстерү» программасы буенча Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярын ныгыту уздырылачак, шулай ук сулыкларда 14 гидротехник корылма ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International