Торак төзелешенең еллык планы 63 процентка үтәлгән, бу 2 млн 62 мең кв. м. тәшкил итә. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Коммерцияле торак линиясе буенча планлаштырылган еллык күләмнең 25% ы файдалануга тапшырылган. Төзүчеләр 424 мең кв. метрдан артык мәйданлы 57 йортны тапшырган. Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 35 йортның сигезе тапшырылган, гомуми мәйданы 86 мең кв. метрдан артык. Еллык планның 53% ы үтәлгән.
Индивидуаль торак төзелеше кызу темплар белән бара. 11,5 мең йорт файдалануга тапшырылган, аларның мәйданы – 1 млн 551 мең кв. м.
Торак төзелешенә ярдәм кысаларында ике программа гамәлгә ашырыла. «Күпбалалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» яңа республика программасы буенча барлык объектлар исемлеге республика Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре белән расланды. Эшкә аукционнар үткәрелгәннән соң – август башына керешәчәкләр. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча эшләр 49% ка үтәлгән. Бу атнада Лаеш районында объект буенча эшләр төгәлләнгән.