Татарстанда 18 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Татарстанда спорт өлкәсендә 2 млрд 387 млн сумлык 23 корылма төзелә. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Алдагы ике атнада Казанда, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч һәм Түбән Кама районнарында берьюлы сигез универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше тәмамланган.

«Подрядчыларга армый-талмый эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә – быел программаны гамәлгә ашыру беренче тапкыр шулкадәр тиз тәмамланды. Хәзер Казан һәм 9 муниципаль район – Питрәч, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Буа, Түбән Кама, Лаеш районнары халкы өчен 18 яңа спорт мәйданчыгы ачылды», – дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин.

Футболны үстерү үзәге спорт өлкәсендә иң зур объект булып тора. Аның әзерлеге 41% тәшкил итә.

Кукмара, Баулы, Менделеевск һәм Арча районнарында дүрт футбол манежы төзелешендә подрядчылар төзелеш-монтаж эшләренең 54% тәмам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International