Татарстанда торак төзелеше буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышында каралды.
Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин үткәрде.
Доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча 3 452 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган – бу планның 109,6 проценты.
«Татарстан торак тапшыру күләме буенча Идел буе федераль округында 1 урынны һәм Россия Федерациясендә 5 урынны алды. Республика халкына уртача 0,86 кв.м туры килә, торак мәйданы белән тәэмин ителеш 30 кв. метрдан артып китте, шул ук вакытта Россия Федерациясе буенча – 29,4 кв. м», – диде И. Гыймаев.
Агымдагы елга килгәндә, план буенча 3 260 мең кв.м. торак төзергә кирәк. Хәзерге вакытта 2 035 мең кв.м тапшырылган, үтәлеш 62,4% ка җиткән.
Министр урынбасары шулай ук мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф өлкәләрендә объектлар төзелеше турында җентекләп сөйләде. Илшат Гыймаев фикеренчә, эшләр билгеләнгән график буенча алып барыла.