Яр Чаллыда «Демография» илкүләм проекты буенча яңа балалар бакчасы ачылды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Яр Чаллыда 85 нче «Карусель» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение «Притяжение» торак районында Николай Мальнев урамында урнашкан һәм 220 урынга исәпләнгән.
Балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелде. Белем бирү оешмасын ачу мэр Наил Мәһдиев катнашында узды. Җыелганнарны сәламләп, ул ил һәм республика җитәкчелегенә мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Яңа балалар бакчасы куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде, мәгариф оешмасы видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылды, ә һәр ата-ана балалар бакчасы территориясенә үтү өчен электрон ачкыч алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International