Бүген Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Эстачи авылында яңа «Шаян» балалар бакчасы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты. Эстачи авылында балалар бакчасы «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән. Объектның заказчысы - «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, проект эшләре «Татинвестгражданпроект» ДУП тарафыннан башкарылган. Яңа 3 катлы (шул исәптән подвал) бинаның гомуми мәйданы - 3,5 мең кв.метр. Балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән.