ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2021 ел
шимбә

Татарстанда капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру акрынлап төгәлләнә. Барлыгы 27 программа 3,5 мең объектны үз эченә ала. Гомуми күләме 2,5 миллиард сум тәшкил 13 программа гамәлгә ашырылган инде.

Агымдагы атнада Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау программасы төгәлләнде. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Алексей Фролов сүзләренчә, бүгенге көндә Казанда 3 балалар бакчасы, 8 медицина стационары, Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы 4 бина, 4 балалар сәламәтләндерү лагеры, 2 яшүсмерләр клубы, 3 спорт объекты һәм Әтнә районындагы бер стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасында капиталь ремонт эшләрен төгәллисе калган.

“Чистарту корылмаларын яңарту һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау” программасы кысаларында сигез объектның алтысында эшләр тәмамланган. Ике муниципалитетта ике объектта эш бара. Төзелеш-монтажлау эшләренең үтәлеше 96% тәшкил итә.

“Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендә газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү, блок-модульле пар казаннары бинасы һәм тышкы казаннар урнаштыру” программасы республиканың 11 районында төгәлләнгән. Ике муниципаль берәмлектә программа чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Эшләр 99% башкарылган.

“Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү” программасы буенча республиканың 42 муниципаль районында планлаштырылган чаралар тулысынча гамәлгә ашырылган. Нурлат районында эшләрне тәмамлыйсы бар.

“Торак фонды мониторингы” Дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы нигезендә бүгенге көндә лимит 97%ка үзләштерелгән. Абсолют саннарда үзләштерү күләме 6,4 млрд сум тәшкил итә.

Алексей Фролов шулай ук коммуналь түләүләр җыемы турында сөйләде. Сентябрьдә әлеге күрсәткеч уртача Татарстан буенча 103,3% тәшкил иткән. Бу узган елга караганда 0,5%ка артык.


22
октябрь, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле коллегалар, тармак ветераннары!

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш тармагы төзелүгә 100 ел тула. 1921 елның 22 октябрендә «Дәүләт төзелеш конторалары турында»нигезләмәсе белән Казанда беренче дәүләт универсаль төзелеш конторасы гамәлгә куела, ул берничә вак төзелеш оешмасын берләштерә. Ул республикада иң эре Дәүләт төзелеш оешмасы булган «Татстрой»ны булдыру өчен база булып хезмәт итте, анда 10 меңгә якын кеше эшләде. Бүген Татарстанның төзелеш комплексы - икътисадның иң эре секторы, ул тулай төбәк продуктында һәр сигезенче сумны генерацияли. Бу тармакта 85 меңнән артык кеше һәм 400 предприятие эшли. Төзүчеләрнең республика үсеше этапларына керткән өлешен бәяләп бетерерлек түгел. Төзүчеләр сугыш җимерелгән икътисади һәм социаль инфраструктураны торгызуда актив катнаштылар. Безнең һөнәр кешеләренең кыюлыгы һәм фидакарь хезмәте бүгенге буында соклану уята. Чиста кырда Кама аръягы - Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре күтәрелде. «КАМАЗ», Түбән Кама ГЭСы кебек сәнәгать гигантлары, нефть тармагы объектлары төзелде. Республиканың төзелеш тарихын үстерүнең заманча чоры тузган торакны бетерү буенча киң колачлы программа, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, «ТАНЕКО», «Алабуга» махсус икътисади зонасы, «Иннополис» IT-шәһәре, дөнья дәрәҗәсендәге спорт комплекслары төзү белән тыгыз бәйләнгән. Бүгенге көндә республикада уннарча программа гамәлгә ашырыла, алар кысаларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хастаханәләр һәм поликлиникалар, мәдәни үзәкләр һәм спорт объектлары төзелә, мәдәни мирас объектлары реставрацияләнә. Алар Татарстанның барлык районнарына да кагыла, тормыш хәтта иң ерак почмакларда да уңайлы булсын өчен. Төзелештә кулланыла торган яңа алымнар һәм югары технологияләр тармакны үстерү өчен уникаль мөмкинлекләр тудыра. Димәк, безнең һөнәр һәрчак кирәк булачак. Заманча төзүчеләр йортлар гына төзеп калмыйча, киләчәкне дә модельләштерәләр, тормыш һәм эшчәнлек киңлекләрен булдыралар. Артка күз салсак, без республиканың төзелеш тармагының узган гасырдагы катлаулы юлын аңлыйбыз. Әмма җирдә иң тыныч һөнәр ияләрен алда әле бик күп гаҗәп эшләр көтә. Кадерле дуслар, хезмәттәшләр! Чын күңелдән Сезгә иҗади эшегездә уңышлар, иң кыю һәм грандиоз проектларны тормышка ашыруыгызны телим. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының яңа урынбасары итеп Рафар Шакиров билгеләнде, тиешле документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.  «2021 елның 21 октябреннән Шакиров Рафар Мирзанур улын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфасына билгеләп кую», – диелә документ текстында.
Белешмә өчен:
Рафар Шакиров 1957 елның 19 октябрендә Удмурт АССРның Сарапул шәһәрендә туа. Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган.
1983-2000 елларда мастер, өлкән мастер, җир асты газүткәргечләре хезмәте башлыгы; «Брежнев газ» эксплуатация-җитештерү идарәсенең авыл җирлеге хезмәте башлыгы (Яр Чаллы);
2000-2003 елларда - Яр Чаллы шәһәренең «Капиталь төзелеш идарәсе» коммуналь унитар предприятиесе директоры вазыйфаларын башкаручы, директоры;
2003-2005 елларда - Яр Чаллы шәһәренең «Капиталь төзелеш идарәсе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры;
04.2005-12.2005 - Яр Чаллы шәһәренең «Шәһәр төзелеше сәясәте, территорияләрне үстерү һәм инвестицияләр идарәсе» муниципаль учреждениесе башлыгы;
2006-2009 елларда - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзелеше һәм инвестицияләр идарәсе башлыгы;
2009-2014 елларда - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы;
2014-2021 елларда - «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры урынбасары, директорның беренче урынбасары
2021 елның 21 октябреннән - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары.
Р. М. Шакиров - Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе (2012), Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән (2017).
Хатынлы.  Улы һәм кызы бар.


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында капиталь төзелеш объектын төзүгә рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең мәгълүматы яңартылды. Өстәмә, «Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре» бүлегендә - төзелеш өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүгә Татарстан Республикасы хакимиятенең вәкаләтле органнары турында белешмәләр бирелгән. 

20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Волгоград шәһәре башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Марченко җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Казанга килде. Делегация составында шулай ук Краснооктябрь районы башлыгы Иван Дронов һәм Волгоград шәһәре Ворошилов районы башлыгы Роман Иванов та бар иде. Казанга танышу визиты барышында шәһәр кунаклары «Арт Сити», «SkyLine», «Башкала», «Весна 2», «Минем Ритм» һәм «Новые горки» ТКларында булдылар. Шулай ук Горький-Әмәт урманын, «Ак чәчәкләр» бульварын һәм Түбән Кабан күле яр буен җәмәгать киңлекләрен үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзекләндерү нәтиҗәләре белән таныштылар. Моннан тыш, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ведомство җитәкчелеге белән очрашу булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Төзелеш министрлыгы алып бара торган тармаклар, республикада гамәлгә ашырыла торган социаль инфраструктура объектларын төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү программалары турында сөйләде.


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Төзелеш өлкәсендә республика программалары һәм Илкүләм проектлар кысаларында проектларны гамәлгә ашыру турында бүген  ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстанда төзелеш өлкәсендә 17 программа һәм Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру тәмамлана. Республика программалары 85%ка үтәлгән. Ике программа төгәлләнде, анда 132 млн сумга 62 объект кергән.

17 программаның гомуми смета бәясе 8 млрд 678 млн сум тәшкил итә. Алардан “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү”, “Авыл Советлары башкарма комитетлары биналарын төзү” программалары гамәлгә ашырылган.

Татарстан Республикасында торак төзелеше кысаларында бүгенге көнгә 2 млн 269 мең кв метр төзелгән – бу еллык планның 85%ы.

Шәхси торак төзелеше буенча эш планлаштырылганнан алда бара. Планда 8 330 йорт булса, 10 533 шәхси йорт төзелгән инде. План 27%ка арттырып үтәлгән.

Коммерция төзелеше линиясе буенча планнан 58% эш башкарылган, бу 731 мең кв метр тәшкил итә, яисә 94 күп фатирлы йорт. Күпфатирлы 70 йорт төзелеше дәвам итә.

Социаль ипотека буенча программаның еллык планы 280 мең кв метр, яисә 161 йорт тәшкил итә. Бүгенге көнгә 116 мең кв метр торак төзелгән инде, бу планның 41%ын тәшкил итә.

Алексей Фролов хезмәт саклау өлкәсендәге хәлләр һәм контроль -күзәтчелек чаралары турында да сөйләде. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге объектларны 1 мең 378 тапкыр тикшергән.

Контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча ведомство тарафыннан 5 млн 238 мең сумга 94 карар чыгарылган.

Барлыгы гыйнвар аеннан төзелеш мәйданчыкларында 954 таләпләрне бозулар ачыкланган. Аларның күбесе - 947 кисәтү - оператив рәвештә бетерелгән.


15
октябрь, 2021 ел
җомга

Татарстанда төзелешкә электрон рәвештә бирелгән рөхсәтләр санын арттыру буенча эш алып барыла. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, республикада төрле объектлар төзүгә 1499 рөхсәт бирелгән. Шуларның 11% яки 165се электрон рәвештә бирелгән, тагын 825е Күп функцияле үзәкләр аша бирелгән. Калган 509 рөхсәтне гариза бирүчеләр шәхсән үз кулларына алды. Министрлык үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында төзелешкә рөхсәт алу вакыты 79,57 көннән 55кә кадәр кимегән. Әмма киләчәктә ул федераль дәрәҗәдә булган кебек 42 көннән дә артмас дип планлаштырыла. Төзелеш министрлыгында билгеләп үткәнчә, 2019 елда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында рөхсәт бирү срокларын кыскарту өчен, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен дә кертеп, барлык районнарның җирле үзидарә органнарына электрон рәвештә гариза бирү мөмкинлеге булдырылган. 2021 елның 1 июненнән республиканың 2 һәм аннан да күбрәк муниципаль берәмлеге территориясендә төзелеш алып бару планлаштырылган очракта, рөхсәт бирә торган төзелеш министрлыгы өчен мондый мөмкинлек тудырылды. Елның 9 аенда төзелеш министрлыгы шундый 36 рөхсәт биргән. Ел ахырына, дип билгеләп үттеләр министрлыкта, күпчелек очракта мондый хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелергә тиеш булачак. Ел ахырына аларның өлеше 70% тәшкил итәргә тиеш. Әлеге хезмәтне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең республика порталында алырга мөмкин. Әлеге форматта объектны файдалануга тапшыруга бер рөхсәт бирелде. Хәзер хезмәт күрсәтү механизмы ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм башка оешмалар белән берлектә эшләп бетерелә.

Бүген Ак Барс Керамик компаниясе яңа сату офисын ачу кысаларында архитекторлар һәм төзүчеләр белән очрашу оештырды. Ангобланган кирпеч җитештерү буенча фикер алышу үткәрелде, шулай ук заводларның яңа эшләнмәләре тәкъдим ителде. Очрашуда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин, Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Түбән Кама, Санкт-Петербург һәм Урыссу төзүчеләре һәм архитекторлары катнашты. Шоумумда тәкъдим ителгән кирпечнең төрле төрләре архитектура бергәлегендә кызыксыну уятты. Киләсе елда завод графит төсмерләрендә кирпеч чыгарырга планлаштыра.


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның Лаеш районында «Йолдызкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылды. Яңа объект «Демография» милли проекты кысаларында төзелде. Балалар бакчасы Державино авылында урнашкан һәм билингваль белем алуга 50 балага исәпләнгән. Һәр бала монда татар һәм рус телләрендә белем, экологик тәрбия ала алачак. Шулай ук учреждение сөйләмдә кыенлыклар кичерүче балаларны коррекцион үстерүгә юнәлдерелгән. Балалар бакчасын ачу Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин, ата-аналар, тәрбияләнүчеләр һәм башка кунаклар катнашында узды. Ике катлы яңа балалар бакчасы типик проект буенча төзелгән һәм барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә. Территориядә уен мәйданчыгы булдырылган


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе
Казан «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенрәссәй конкурсында «Цифрлы технологияләрне һәм платформа карарларын гамәлгә кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү» («Акыллы шәһәр») номинациясендә икенче урынны алды. Тулаем алганда, «Цифрлы технологияләрне һәм платформа карарларын гамәлгә кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү» («Акыллы шәһәр») номинациясендә җиңүчеләрне билгеләү өчен, Рәссәй Федерациясенең 39 субъектыннан 95 гариза каралды. «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның уңайлы яшәү тирәлеген тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә Татарстан Республикасы Апас районы икенче урынны алды. Әлеге номинациядә 262 конкурс гаризасы каралды.
«Иң яхшы муниципаль практика» бөтенрәссәй конкурсы 2017 елдан бирле үткәрелә һәм җирле үзидарәне оештыру буенча муниципаль хакимият органнарының иң яхшы тәҗрибәләрен куллануга юнәлдерелгән. Конкурсны Рәссәй Икътисадый үсеш министрлыгы оештыра. РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик билгеләп үткәнчә, быел җиңүчеләрне сайлаганда төп критерий - башка муниципаль берәмлекләр территорияләрендә практикаларны тарату мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International