ТР Төзелеш министрлыгы Татарстан балаларының Яңа Ел теләкләрен башкарды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин гадәттәгечә «Теләкләр чыршысы» Бөтенрәссәй хәйрия акциясендә катнашты. Бәйрәм чыршысыннан министр балалар теләкләре язылган сигез открытка төшерде. Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүче 6 яшьлек Евгения Панова һәм Казаннан 5 яшьлек Майя Почуева Яңа елга планшет теләделәр. 8 яшьлек Тимур Әхмәтов һәм Казаннан 9 яшьлек Николай Прокопьев Яңа елга телефон алырга хыялланганнар. Резеда Гыйләҗиева гаиләсендә Арчада мөмкинлекләре чикләнгән ике бала бар. Аның 3 яшьлек кызы Динә һәм 6 яшьлек улы Наил шулай ук бүләкләр - телефон һәм планшет алдылар. Лениногорскидан 15 яшьлек Розалина Бәдретдинова күп функцияле җайланма турында хыялланган, ә Казаннан 6 яшьлек Риналь Щукин ноутбук турында. Балаларның барлык теләкләре «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе ярдәмендә тормышка ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International