2022 елда Татарстанда 2 млн. 755 мең квадрат метр торак төзергә кирәк

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елда Татарстанда 12 федераль проект һәм 44 республика төзелеш һәм капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырылды. Быел ТР Төзелеш министрлыгы алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак, алар кысаларында 12 федераль проектка керүче 90 объект төзелешен мониторингларга кирәк. Хәзерге вакытта профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән барлык объектлар буенча килешүләр төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 37 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу, шул исәптән:

- торак комплексларда 2 юлны төзү һәм чистарту корылмаларын реконструкцияләү;

- 33 паркны төзекләндерү, шуларның алтысы - Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр. Республика бюджеты кысаларында өстәмә рәвештә тагын 32 объект төзекләндереләчәк;

- Нурлат шәһәрендә су алу җайланмасы һәм су белән тәэмин итү системасын төзү;

- 13 мең кв. метрдан артык авария хәлендәге торактан күчерү.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында 3 объектны гамәлгә ашыру көтелә: биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, ләм кырларын һәм Самосырово полигонын рекультивацияләү.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына 34 объект төзү һәм реконструкцияләү кертелгән. Бу - 29 фельдшер-акушерлык пункты һәм 5 үзәк район хастаханәләре бинасы.

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча 11 объект – мәдәният йортлары, балалар музыка мәктәпләре, музейлар, шулай ук Түбән Камада яшь тамашачы театрын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Илкүләм проектта Әлмәттә кино-концерт залын яңарту каралган.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында ике объект төзелеше планлаштырылган: Казанда балалар бакчасы һәм Алексеевск шәһәр тибындагы поселокта ябык түбәле ясалма бозлы шугалак. (2021 елдан күчкән).

Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше һәм Апас, Баулы районнарында спорт залларын капиталь ремонтлау 2022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты белән каралган.

Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, быел 44 республика программасы буенча чараларны гамәлгә ашыру планлаштырылган.

Республикада торакларны тапшыруның төп күрсәткечләре Россиянең Төзелеш министрлыгы белән 2030 елга кадәр килештерелгән. 2022 елга торак төзелеше программасы хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләр киселешендә формалаштырылган һәм расланган. Агымдагы елда өч программа – күп фатирлы инвестицион тораклар, Дәүләт торак фонды программасы һәм индивидуаль торак төзелеше буенча 2 млн 755 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырырга кирәк.

Аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырылган.  Быел 1 млрд. 228,6 млн. сумлык 697 гаилә торак алырга тиеш: 600 ятим бала; 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 40 күп балалы гаилә; 50 яшь гаилә; мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 7 граждан.

2022 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасында 42 муниципаль берәмлек катнаша. Программага 4,7 млн квадрат метр мәйданлы 769 йорт кертелгән. Программаны финанслау күләме - 6 млрд. 441 млн. сум.

«Безнең ишегалды» программасы буенча объектларның башлангыч исемлегенә 1039 йорт яны территориясе кертелгән. 2022 елга программаның лимиты 8 млрд. сум тәшкил итә.

Марат Айзатуллин бәйрәм көннәрендә аварияләр турында аерым сөйләде. Узган ялларда республиканың торак-коммуналь комплексында җитди аварияләр һәм һәлакәтләр булмады. Министрлыкның оператив бүлегендә 2022 ел башыннан 55 очрак теркәлде, шуларның 38 – салкын су белән тәэмин итү, 7 – кайнар су белән тәэмин итү, 5 – газ белән тәэмин итү, 4 – электр белән тәэмин итү, 1 – җылылык белән тәэмин итү буенча. Бүгенге көндә барлык аварияләр һәм һәлакәтләр бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International