Екатеринбургта World Build State Contract төзелеш һәм проектлаштыруда сатып алулар буенча халыкара форум узачак

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

2022 елның 24 февралендә Екатеринбургта World Build/State Contract төзелеш һәм проектлаштыруда сатып алулар буенча форум узачак. Онлайн режимда дөньяның теләсә кайсы почмагыннан катнашырга мөмкин. World Build State Contract заказчылар һәм подрядчылар өчен төзелештә һәм проектлаштыруда, шулай ук сатып алулар өлкәсенә кураторлык итүче ведомстволар өчен үткәрелә. Чараның максаты - 44-ФЗ, 223-ФЗ һәм РФ Хөкүмәтенең 615 карары буенча дәүләт сатып алулары өлкәсендә катнашучы белгечләрнең грамоталылыгын арттыру һәм төзелеш, проект заказчылары һәм подрядчылар арасында яңа элемтәләр урнаштыру. Моннан тыш, чара барышында катнашучылар BIM-технологияләрне мәҗбүри кертү механизмнары турында белә, законнарны куллануның бәхәсле очраклары буенча, проект документларына экспертиза ясау, төзелеш контроле һәм бәя кую буенча экспертларга үз сорауларын юллый алачаклар. Форумда 44-ФЗ буенча (Иркутск, Урал, Кырымнан Дагестанга кадәр), капиталь ремонт фондлары, Калининградтан алып Саратовка кадәр, 223-ФЗ буенча иң зур заказчылар катнашачак. Булачак Форум программасы турында тулырак мәгълүматны www.стройзакупки.рф сайтында белергә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International