Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 263 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 15 млн. 135 мең сумлык 391 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Баулы районының Покровский Урустамак авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды. Ачылу тантанасында Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм чакырылган кунаклар катнашты. Бинаны ремонтлауга республика бюджетыннан 6,7 млн сум һәм җирле бюджеттан 1,9 млн сум бүлеп бирелгән. Объектның мәйданы 367,6 квадрат метр тәшкил итә. Түбә, фасад, инженерлык челтәрләре (җылылык, су белән тәэмин итү, канализация) ремонтланган, электромонтаж һәм бизәү эшләре башкарылган, керү төркемнәрен, отмосткалар ремонтланган, тәрәзә һәм ишек блоклары алмаштырылган. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының мәдәни билгеләнештәге объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру 2015 елдан башланды. Программаны гамәлгә ашыру 3 ел эчендә барлыгы 114 мәдәни объект ремонтланган, финанслауның гомуми күләме 798,23 млн.сум тәшкил иткән. 2018 елда мәдәни билгеләнештәге 42 объектны капиталь ремонтлау планлаштырылган. 1 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 6 объектта эшләр бара. 36 объектта эшләр тәмамланган.
Катнашуга Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык темасын яктырткан чакырыла федераль, региональ һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар, муниципаль администрацияләре пресс-хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча бүлекләре) , шулай ук техникум, училище, институт, университетларның барлык факультетлар студентлары
Бүген Ютазы районының Иске Урыссу авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды,дип хәбәр итә Ютазы районы башкарма комитеты.
ФАПны ачу «Татарстан халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү»республика максатчан программасы аркасында мөмкин булды.
2012 елдан башлап 2017 елга кадәр 1,03 млрд. сумлык 413 фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Төзелгән ФАПлар РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча тулысынча медицина җиһазлары һәм мебель белән җиһазландырылган.
2017 елда барлыгы 330 млн. сумлык 42 модульле ФАП төзелде һәм файдалануга тапшырылды. 2018 елда 44 ФАП тапшыру планлаштырыла.
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 2018 елның 1 ноябренә 440 объектта эшләр төгәлләнгән. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 230 күп фатирлы торак йорт кабул ителгән.
Бу мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.
Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Төзелеш Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин Тигән Бүләк авылында яңа күп функцияле үзәк ачылышында катнашты. Күп функцияле үзәк «Авыл клублары» республика программасы буенча Татарстан Республикасы бюджеты хисабына төзелде. Күпфункцияле үзәк 50 урынга исәпләнгән. Клуб күптән түгел ачылса да, эш планы язылган инде. Җирле халык өчен бию кичәләре, өстәл уеннары көннәре, концертлар һәм мастер-класслар үткәрелә. Күп функцияле үзәк ачылуга багышланган тантаналы чарада чыгыш ясап, Динар Сагдатуллин «Авыл клубы» программасының республикада алтынчы ел гамәлдә булуын искәртте: «2012 елдан алып 2016 елга кадәр Татарстан Республикасында 226 авыл клубы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, республика бюджетыннан гомуми финанслау күләме 330,0 млн сум булган 38 984 урын булдырылган. 2017 елда 31 күпфункцияле үзәк төзелде. Быел 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла». Шулай ук бу көнне район үзәгендә «Темп» спорт комплексы ачылды.
2018 елда Лаеш районында җиде мәгариф оешмасында капиталь ремонт үткәрелде: дүрт мәктәптә һәм өч балалар бакчасында. Бүген Столбище авылында капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә балалар бакчасы ачылды. Ул "Акварелька" исемен йөртәчәк, дип хәбәр итә ТР Лаеш районы матбугат хезмәте. Бинаны капиталь ремонтлау быел булды, балалар бакчасы 75 урынга исәпләнгән. Михаил Фадеев сүзләренә караганда, төзүчеләр бик зур эш башкарган һәм аңа иҗади якын килгән. Фадеев билгеләп үткәнчә, балалар бакчасы бик яхшы җиһазландырылган, территория төзекләндерелгән, балаларга шөгыльләнү кызыклы булачак. Подрядчы оешма вәкиле балалар бакчасы мөдире Диләрә Хаматгалеевага символик ачкыч тапшырды. Агымдагы елда Лаеш районында җиде мәгариф оешмасында капиталь ремонт үткәрелде: дүрт мәктәптә һәм өч балалар бакчасында.
ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль милли үзәге дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды ярдәме белән «Суперйортидарәче» беренче Бөтенрәссәй конкурсы үткәрде. Конкурсның максаты-күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең иң яхшы тәҗрибәсен ачыклау һәм халыкка җиткерү, Рәссәй торак милекчеләре санының үсүенә ярдәм итү, сыйфатлы эшләүче идарәче оешмалар һәм милекчеләр берләшмәләре белән кызыксындыру. "Үрнәк идарә итү компаниясе" номинациясендә "ПКФ" "Жилкомсервис "ҖЧҖ (Чаллы шәһәре), генераль директор - Тарнаева Ольга Николай кызы. Җиңүче диплом, "Суперйортидарәче" билгесе һәм "ТКХ сыйфаты билгесе" көмеш билгесе белән бүләкләнде.
2018 елның октябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 52 тикшерү үткәрелде, аларның 46сы – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 1 тикшерү – прокуратура таләбе буенча һәм 5 тикшерү – ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2018 елның октябрь аенда Чистай ЗТИ тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны тикшерүләр. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында гомуми мәйданы 133,08 мең кв. метр булган барлыгы 57 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 9 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 8 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән, тикшерелгән 46 күрсәтмәнең 45се билгеләнгән вакытта үтәлгән, актлар белән ябылган.
Рәссәй Федерациясе Федераль Җыелышы Татарстан Хөкүмәте белән берлектә Рәссәй субъектлары дәүләт хакимияте органнары өчен төзелеш өлкәсендә белем бирү семинары үткәрде. РФ Президенты В. В. Путин күптән түгел Федераль Җыенга Юлламасында 2024 елга Россиядә еллык торак төзү күләмен 1,5 тапкыр арттыру бурычын куйды, бүгенге 80 млн. кв. метрдан 120 млн. кв. метрга кадәр. Шулай итеп, ел саен биш миллион гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртырга тиеш. Куелган максатка ирешү өчен төп басым халыкның киң катламнары өчен мөмкин булган төзелеш юнәлешләрен үстерүгә, шул исәптән торак-төзелеш кооперативлары рәвешендә гражданнарның торак коммерцияле булмаган берләшмәләре булдыруга юнәлдерелергә тиеш. Бу бүгенге чараның төп темасы булды.