Ирек Фәйзуллин: Россия буенча Татарстанда бер кешене торак белән тәэмин итү күрсәткече иң югары

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Россия буенча бер кешене торак белән тәэмин итү күрсәткече иң югары – 26,2 кв. м. Россия буенча уртача күрсәткеч - 25,2 кв. м. Бүген бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТКХны реформлаштыруга ярдәм күрсәтү фонды» ДК генераль директоры Константин Цицин һәм башкалар катнашты. Нотыгында Ирек Файзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда соңгы 8 ел эчендә ел саен 2 млн.400 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (2018 елда - 2 млн. 409,9 мең кв. м).   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International