Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 1224 укучыга исәпләнгән мәктәпләр проектына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр исемлеген карый, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев.
Хәзерге вакытта «ПрофСтандарт» уку үзәгендә квалификацияне күтәрү курслары оештырылды, анда төзелештә бәя кую һәм сметалы нормалаштыруда норматив-хокукый җайга салуга кертелгән яңалыклар турында сөйлиләр, бу – смета бәясен билгеләүдә ресурс методына күчү, федераль дәүләт мәгълүмат бәя кую системасының эшләү төп аспектлары, зурлаштырган төзелештә бәяләр нормативлары ТБН, смета нормативларын эшләү кагыйдәләре. Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru http://gosekspertiza-rt.ru
тел. + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru
Татарстанда 2018 елга торак төзелеше буенча план кырыктан артык процентка үтәлгән. Бу вакытка 966 мең кв метр диярлек торак сафка бастырылган. Быел республикада 2 млн 403 мең кв метр торак төзеләчәк. Бу хакта бүген, Хөкүмәт йортында, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Анда төбәкнең министрлыклар, ведомстволар һәм эре предприятиеләре җитәкчеләре һәм район башлыклары катнашты.
Бүген Татарстанның Халыклар Дуслыгы Йортында Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары төрле ведомстволар һәм оешмалар вәкилләренең бушлай юридик ярдәм ала алганнар. Консультацияләр барышында Министрлык вәкиле, юридик бүлегенеж әйдәп баручы консультанты Ахметзянова Ләйсән йөзендә, ветераннар барлык күтәрелгән мәсьәләләре буенча тулы аңлату бирелде, шул исәптән хезмәтләр идарә компанияләре сыйфатлар күрсәтү мәсьәләләре һәм торак законнарында соңгы үзгәрешләр буенча.
Казанда «ВолгаСтройЭкспо 2018» махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында беренче тапкыр төзелеш 3D мөһер буенча семинар узды. 3D принтерлар сәнәгатьтә, архитектура модельләрен ясауда, рекламада, автомобиль индустриясендә (җитештерү, тюнинг), белем бирүдә (студентларны яңа технологияләргә практик укыту) өлкәләрендә модельләр, прототиплар, тест үрнәкләре, агызу формалар, макетлар, детальләр һәм әзер эшләнмәлщр әзерләү өчен кулланырга мөмкин. 2017 елда «Сколково» махсус икътисади зонасында (Мәскәү) «АМТ» (Additive Manufacturing Technologies) бүлекчә компаниясе булдырылган. Мәскәү “кызының” эшчәнлек өлкәсе: төзелеш 3D принтерлар эшләү һәм җитештерү, чит ил базарларында сату һәм сервис хезмәт күрсәтү. Бүген Ярославль җитештергән«АМТ» портал төзелеш принтерлары бөтен Рәсәй, Казахстан, Молдавия, Дания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләр, Үзбәкстан, Төркия, Чехия буенча эшли.
Шәһәрдә барлык агызган сулар берничә этап буенча чистартылачак. Аерым алганда, махсус бактерияләр ярдәмендә биологик чистарту оештырылачак. Ахыр чиктә, пычрак су 98 процентка чистара. Чистарту корылмалары һәм челтәрләр белән канализацион-насос станциясе төзелеше узган елның август аенда башланды. Татарстан бюджеты моңа якынча 70 млн сум бүлеп алды, - дип искәртте ачу тантанасы барышында ТР Газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов. Барлыгы дүрт ел эчендә республикада32 биологик чистарту корылмалары төзелгән һәм ремонт ясалган. Быел Бөреледә, Яңа чишмәдә, Балык Бистәсендә, Буада һәм Карабашта чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелгән якынча 170 миллион сум.
Казан шәһәре Ак.Губкин урамы буенча “МЧС” торак комплексында 1 нче торак йортының «Г» блогын файдалануга тапшыру өчен рөхсәт (№16-RU16301000-60-2018, 25.04.2018 көне) бирелгән.
2018 елның 24 апрель көнне КДАТУ «BFFT.space» архитектура-белем бирү киңлегендә проект семинары уздырылды, анда "Татинвестгражданпроект" ДУП кураторлары КДАТУ студентларын - стипендия конкурсы финалистларын - икенче этап биремнәре белән таныштырдылар. Конкурсның икенче этабы конкурс эшен язу гыйбарәт. Эшне 2018 елның 21 май көне 16 сәгатенә кадәр Татинвестгражданпроект» ДУП канцеляриясенә (ур. Чехов, 28, 1 кат) тапшырырга кирәк, шулай ук электрон почта аша җибәрергә: konkurs@tigp.ru.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы урынбасары Илшат Гимаев «ВолгаСтройЭкспо» 23-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Иминлек. Элемтә. Интернет» 22-нче Форумын башлап җибәрде. Министр урынбасары күргәзмәдә катнашучыларының стендлары белән танышты һәм түбәндәгене билгеләп үтте: Татарстан Республикасы төзелеш өлкәсендә иң динамик рәвештә үсүче төбәкләренең берсе һәм ул шулай ук төзелеш секторына эре инвесторлар җәлеп итү мөмкинлегенә ия. Министр урынбасары Илшат Гыймаев шулай ук «RUSSIAN WATER CUP» Бөтенроссия Чемпионатының IV сайлап алу этабында булды. Ярыш илнең суүткәргеч-канализация һәм коммуналь хуҗалык һәм инженерлык хезмәтләре предприятиеләренең эшчеләре арасында үткәрелә. Барлык командалар предприятиеләрнең фәкать эшләп килгән хезмәткәрләреннән формалаша. Казанда « суүткәргеч-канализация һәм коммуналь хуҗалык һәм инженерлык хезмәтләре предприятиеләренең эшчеләре арасында иң яхшы команда» исеме өчен Татарстан Республикасы һәм Удмурт Республикасы вәкилләре көрәшәчәк.
2018 елның 1 нче кварталында торак фонды буенча Казан шәһәре торак инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан планлы һәм планнан тыш 808 тикшерү уздырылды. Уздырылган тикшерүләр барышында 419 бозу очрагы ачыкланды. Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар һәм физик затлар адресына инспекция тарафыннан 290 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 75 беркетмә төзелде, шул исәптән: вазыйфаи затларга – 10, физик затларга – 9, юридик затларга – 56, шул исәптән лицензия таләпләрен бозган өчен – 6.
2018 елның 1 нче кварталында Казан шәһәре торак инспекциясенә торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз күрсәтелүенә бәйле мәсьәләләрдә 3287 мөрәҗәгать килде. 2877 мөрәҗәгать тулы күләмендә каралды, ачыкланган бозуларны бетерү буенча чаралар күрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре хакында мөрәҗәгать итүчеләргә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде, калган мөрәҗәгатьләр инспекция контролендә кала бирә.