Яңа биологик чистарту корылмалары Мамадышта эшди башладылар

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Шәһәрдә барлык агызган сулар берничә этап буенча чистартылачак. Аерым алганда, махсус бактерияләр ярдәмендә биологик чистарту оештырылачак. Ахыр чиктә, пычрак су 98 процентка чистара. Чистарту корылмалары һәм челтәрләр белән канализацион-насос станциясе төзелеше узган елның август аенда башланды. Татарстан бюджеты моңа якынча 70 млн сум бүлеп алды, - дип искәртте ачу тантанасы барышында ТР Газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов. Барлыгы дүрт ел эчендә республикада32 биологик чистарту корылмалары төзелгән һәм ремонт ясалган. Быел Бөреледә, Яңа чишмәдә, Балык Бистәсендә, Буада һәм Карабашта чистарту корылмаларын реконструкцияләүгә Татарстан бюджетыннан бүлеп бирелгән якынча 170 миллион сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International