Илшат Гимаев «ВолгаСтройЭкспо» 23-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашты

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы урынбасары Илшат Гимаев «ВолгаСтройЭкспо» 23-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Иминлек. Элемтә. Интернет» 22-нче Форумын башлап җибәрде. Министр урынбасары күргәзмәдә катнашучыларының стендлары белән танышты һәм түбәндәгене билгеләп үтте: Татарстан Республикасы төзелеш өлкәсендә иң динамик рәвештә үсүче төбәкләренең берсе һәм ул шулай ук төзелеш секторына эре инвесторлар җәлеп итү мөмкинлегенә ия. Министр урынбасары Илшат Гыймаев шулай ук «RUSSIAN WATER CUP» Бөтенроссия Чемпионатының IV сайлап алу этабында булды. Ярыш илнең суүткәргеч-канализация һәм коммуналь хуҗалык һәм инженерлык хезмәтләре предприятиеләренең эшчеләре арасында үткәрелә. Барлык командалар предприятиеләрнең фәкать эшләп килгән хезмәткәрләреннән формалаша. Казанда « суүткәргеч-канализация һәм коммуналь хуҗалык һәм инженерлык хезмәтләре предприятиеләренең эшчеләре арасында иң яхшы команда» исеме өчен Татарстан Республикасы һәм Удмурт Республикасы вәкилләре көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International