Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе комплексы төзелеше белән танышты. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров озата йөрде.
2016 елның сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата 114 планнан тыш күчмә тикшерү үткәрелде, аларның 102се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше буенча; 8 тикшерү гражданнардан ЧЗТИ кергән мөрәҗәгатьләргә кагыла; 4 тикшерү – прокуратура таләбе буенча.
ТР Чистай районының Дүрт Ишегалды авылында тантаналы рәвештә яңа күп функцияле үзәк ачылды. Республика максатчан "Авыл клублары" программасы кысаларында төзелгән бинада проект ясаучылар концерт залында 50 урын һәм библиотека ясадылар.
Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында, хокук саклау органнарына, төзелеш һәм торак-коммуналь өлкәсендә тиешле экспертизалар үткәрүдә ярдәм күрсәтү сораулары буенча, киңәшмә узды. Киңәшмә, 4 октябрь көнне, Россия Төзелеш министрының Беренче урынбасары Леонид Ставицкий, хокук саклау органнарының һәм министрлык карамагындагы оешмалар вәкилләре катнашында узды.
Россияда 1-нче гыйнварының 2017-нче елында өлешле төзелеш өлешендә законнарында төзәтмәләр кертелгәч, алар базарны цивилизацион итергә һәм гражданнарны намуссыз төзечүләрдән якларга мөмкинлек бирәчәк. 1-нче гыйнвардан өлешләп төзү базарында эшләүче төзүчеләрнең проект декларацияләренә таләпләр шактый үзгәрәчәкләр. "Кабул ителгән һәм тиздән гамәлгә керәчәк төзәтмәләрдән тыш, без тагы 15 закон акты эшлиячәкбез, алар төзүченең информацион ачыклыгында тәртип ясарга һәм устав капиталлыгына таләпләр булдырырга мөмкинлек биреләчәк", - диде Никита Статишин.
ТР торак-коммуналь хуҗалык сферасында иҗтимагый үзәк 1 августтан - 1 октябрьгә кадәр "Торак-коммуналь хуҗалык уңайлыкларына тарифлар үсеше Казанда" тема буенча сорау үткәрделәр.
2016 елның август аенда Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендәге “Паритет” идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрелде. Аның барышында күпфатирлы йортларда гомуми милекне карап тоту буенча РФ Хөкүмәте тарафыннан техник регламентларда билгеләнгән кагыйдәләрнең һәм нормаларның бозылу очраклары ачыкланды (шул исәптән: стеналарның, баскыч мәйданнарындагы түшәмнәрнең, фасад өслекләренең, цокольләрнең буяу һәм фактура өслекләре купкан; торак йортларның нигез күперләрендә утырмалар, ярыклар бар; подвал биналарын урыны-урыны белән су баскан; подвал биналарындагы электр белән тәэмин итү лотоклары тутыкланган; су бүлү, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү торбаүткәргечләрен ныгыта торган җайланмалар тиешле күләмдә түгел; подъездлардагы һәм подваллардагы яктырткыч җайланмалары төзек түгел һ.б.), шуңа бәйле рәвештә, идарәче компанияләрнең вазифаи затларына һәм юридик затына карата РФ КоАП 7.22 ст. “торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу” буенча, 48 000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.
Шулай ук ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында күрсәтмәләр бирелде, алар хәзерге вакытта ЧЗТИ контролендә.
Татарстанда Россиядәге иң зур төзелеш кластеры булдырылачак. Бүген Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында аның згъзаларының беренче җыелышы узды.
Торак-коммуналь эшләренә финанслауны җәлеп итү өчен махсус кредит программасы чыгарыла. "Коробочный" пилот продукты 2016 елның ахырына кадәр эшли башларга мөмкин.
Бу хакта утырыш кысаларында эш төркеме ТКХ буенча вице-премьер Дмитрий Козак рәислегендә, Россия Төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис хәбәр итте. Чара 30 сентябрь, Сочи шәһәрендә узды.
2016 елның август аенда Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендәге “Паритет” идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрелде.