ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 5 млрд сумнан артык бурычы җыелган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Казан тулай торакларында капиталь ремонт үткәреләчәк, гомумкуллану урыннарында сантехника һәм аш-су бүлмәсе җиһазларын алыштыралар, дип белдерде бүген мэриядә эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

11-нче октяберьдә Казанның Киров районында беренче чиратта "Залесный сити" торак комплексы ачу тантанасы узачак.

Казанда программа 9 ел эшләү дәвамында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 14 млрд сумнан артык акча сарыф ителгән. Нәтиҗәдә республика башкаласы торак фондының 40 проценттан артыгы ремонтланган.

Казан шәһәре торак инспекциясе, “Генерацияләү компаниясе” ААҖ белән берлектә, исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителмәгән яисә әлеге җайланмалары коммерция исәбенә куелмаган күпфатирлы йортларны тикшерү буенча эш алып бара.        


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасының төзелеш өлкәсендә бәхетсезлек очраклары саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимегән. Үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары 5 кә кимегән, авыр җәрәхәтләргә китергәннәре сигезгә кимегән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

Бүген Алабуга мунициципаль районы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә төзелеш (лист) пыяласы җитештерү буенча яңа «Тракья Гласс Рус» заводын һәм автомобиль пыяласы җитештерү буенча «Аутоматив Гласс Альянс Рус» заводын эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи катнашты. 


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Россиядә җылылык бирү сезоны старт алды. Ә аның белән, бу очраклар еш булганча, халык фатирларда салкын батареялар дигән сүз чыга. Төзелеш министрлыгы инициативасы белән сыйфатсыз күрсәткән хезмәтләре өчен, идарәче компанияләр, халыкка акчаларын кире кайтарырга дигән карар чыгарды. Торак законнарында яңа үзгәрешләр турында,"Российская газета", төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Меньга сүз бирделәр.

 

ТР Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин йөкләмәсе буенча АО "ЦемМаркет" цемент терминалын файдалануга тапшыру эше буенча актив катнашкан өчен, шулай ук Татарстан Республикасының 2016 "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) ачык региональ чемпионатын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен ТР Төзелеш, Архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы Министырлыгы һәм ТР Мәгариф һәм Фән Министырлыгы рәхмшт хатлары белән бүләкләделәр.

Бүген "Белемле кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү үзәге белгечләре күпфатирлы йортлар Советлары Рәсиләре һәм активистлары өчен семинар үткәрделәр.Чарада 25 кеше катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International