ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2016 ел
җомга

2016-нчы елның 5-7-нче октяберендә Екатеринбург шәһәрендә Халыкара биек һәм уникаль төзелеш «100+ Forum Russia» исемле форумы узды. Алдагы елда булганча нигезләрне исәпләү конкурсында күп кенә данлыклы Россия һәм чит ил катнашучыларны узып КГАСУдагы нигезләр, фундаментлар, корылмаларның динамикасы һәм инженерлы геологиясе кафедрасы мөдире, профессор Мирсәяпов Илизәр Тәлгәт улы җиңүгә иреште. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кытайның “Zhuoda” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясен төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының  урынбасары Илшат Гимаев Кытай Халык Республикасы бизнес-делегациясе вәкилләре белән очрашу уздырды, аның кысалалрында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар. Кытай делегациясе үз компанияләре турында презентациясен тәкдим итте һәм чыгару продукциясенең техник характеристикалары турында сйләделәр.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы раслаган еллык планлы тикшерүләрне үткәрү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 2016 елның 9 аенда торак фонды белән идарә итүче 7 юридик затны тикшерде, гомуми мәйданы 700,109 мең квадрат метр булган 129 күпфатирлы торак йортны һәр яклап карады.

Бүген "Энергопрогресс" инженер үзәгендә Татарстан Республикасының Төзелеш тармагы вәкилләре очрашуы узды.  Очрашу барышында ИЦ «Энергопрогресс» генераль директоры Алмаз Әхмәтшин катнашучыларга коммуналь хуҗалыкта модельләнгән челтәрәр эше турында, күп катлы торак йортларда электр энергиясен стабильләштерү турында, шулай ук  республикада сәнәгать объектларында аварияләрнең сәбәпләре турында сөйләде. Чара ахырында Алмаз Әхмәтшин мондый очрашуларның кирәклеген белдерде: " Без бүген актуаль проблемаларны һәм аларны конструктив юллары белән хәл итү турында сөйләштек."


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Актаныш районында капиталь ремонт буенча 8 322 335,28 сумлык; Тукай районында 26 726 581,06 сумлык һәм Минзәлә районында 20 274 731,96 сумлык эшләр төгәлләнде. Чаллы ЗТИ тарафыннан документларны кабул итү эше алып барыла.

Академик Парин урамында Мәүлетов урамыннан алып Сыртланова урамына һәм Җиңү проспектына кадәр 300 метр озынлыктагы урман посадкасы төзекләндерелде. Яшел зонада җәяүлеләр өчен сукмаклар, яктырткычлар, кече архитектура формалары, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде. 

Чистай районында  республика программасын тормышка ашыру кысаларында 15 күпфатирлы йорт төзекләндерелде. Төзүчеләр йорт эчендәге инженерлык системаларын һәм фасадны ремонтлаганнар, түбәне яңартканнар, яңа төтен чыгу юллары төзегәннәр.  Фатирларның үзләрендә су үткәрү һәм канализация торбалары алыштырылган, электр энергиясе исәпләгечләре өчен яңартылган щитлар куелган, подъездларның диварлары матур төскә буялган.


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Казанның Киров районында «Залесный Сити» торак комплексының беренче чиратын гамәлгә кертү тантанасы булды. Яңа күченүчеләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, комплексны төзегән «Сувар Девелопмент» компаниясе башлыгы Андрей Мочалов котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International