ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә, 2015 елның 1 декабреннән башлап Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат ш. “Яшьлек” торак милекчеләре ширкәтенә карата планлы тикшерү башланды. План нигезендә тикшерү 20 эш көне дәвамында үткәреләчәк.
"Россия гаиләсенә торак" программасын тормышка ашыру вакыты 2017 елның 31 декабренә кадәр озайтылган.Тиешле үзгәрешләр 404 номерлы Хөкүмәт Карарына кертелде.Бу турында журналистларга Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень хәбәр итте.
Татарстан Республикасында, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елның январь-декабрь айларында 44 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 28 - авыр имгәнү, 16 - үлемгә китергән.
Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтчеләре Спартакиадасы үтә.Спартакиада кысаларында, 12 декабрендә "Төзүче" спорт комплексында баскетбол ярышларның төркем этабы үтте.
16 декабрьдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында төзелешкә билгелнгән нефтехимия продукциясен җитештерү һәм куллану мәсьәләләре буенча фән-гамәли конференция үтәчәк.
Әлмәт шәһәренең 8 Март урамы буенча 15 номерлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә Әлмәт зонасы торак инспекциясе “ЖЭУ №7” ҖЧҖ тарафыннан торак законнарындагы таләпләрнең һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады.
"ТР ЭББИ" ДАУ төзелеш,реконструкция,капиталь ремонт,реставрация,модернизация,консервация һәм ликвидация объектларның смета документациясенә эспертиза (тиикшерү) үткәрә.
Бүген Казанда "Салават күпере" торак комплексының беренче йорты файдалануга тапшырылды. Өй туйлары үткәрүчеләрне котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, "ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды" башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов килде.
2015 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россия күләмендә гражданнар кабул ителә.
"Архитектура һәм төзелеш буенча Татарстан Республикасының дәүләт ведомстводан тыш экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсе" ДАУ төзелеш комплекс оешмалары белән озак сроклы мөнәсәбәтләр системасын формалаштыра.