2015 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр Россия күләмендә гражданнарны кабул итү көне үтәчәк

2015 елның 11 декабре, җомга

2015 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россия күләмендә гражданнар кабул ителә.

Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлык компетенциясенә киләсе сораулар керә:

1. архитектура эше белән идарә итү;

2. бирелгән вәкаләт чикләрендә йортлар төзелеше белән идарә итү;

3. гидротехника коралмаларның иминлеге белән идарә итү;

4. төзелеш материаллар сәнәгате белән идарә итү:

5. төзелеш белән идарә итү;

6. гражданнарны торак һәм сыйфатлы торак-коммуналь шартлар белән тәэмин итү;

7. торак базарын,торак-коммуналь шартларын формалаштыру өчен шартлар тудыру;

8. гражданнарны торакка хокук белән тәэмин итү;

9. төзелеш,реконструкция, капиталь ремонтын тикшерү;

10. гражданнарны торак һәм сыйфатлы торак-коммуналь шартлар белән тәэмин итүен тикшерү;

11. Татарстан Республикасының торак фонды белән идарә итү;

12. Җирле үзидарә органнарның эшчәнлеген тикшерү тармагында Россия Федерациясе вәкаләтләрен үти;

13. смета нормативларын барлыкка китерә һәм раслый.

Язылу +7(843) 231-14-02 телефон буенча (Кабул итү алдан язылмыйча үткәрелә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International