"Россия гаиләсенә торак" программасын тормышка ашыру вакыты 2017 елның 31 декабренә кадәр озайтылган.Тиешле үзгәрешләр 404 номерлы Хөкүмәт Карарына кертелде.Бу турында журналистларга Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень хәбәр итте.
"Регионнар программага әкрен генә керделәр,шуңа объектив сәбәпләре бар.Ләкин кызыксыну бар, - дип билгеләде министр.
Шулай үк РФ субъектларның дәүләт хакимият органнары "Россия гаиләсенә торак" программа кысаларында торакны өлешчә төзү этапларында сатып алу мөмкинлеген алды.