ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе КХДРдагы коррупциягә багышланган бюллетень чыгарды.
«Кондоминиум Домовой», «47/35», «Союз», «Лесной» торак милекчеләре ширкәтләре Чаллы шәһәренең Җәмәгать суды тарафыннан, 40 000 сум күләмендә административ штрафлар салынып, РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә, региональ оператор счетында капиталь ремонт кертемнәрен җыю бурычларын (Чаллы шәһәре Башкарма комитетының 18.04.2014 ел, №2316 карары нигезендә) үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды. 
Спас муниципаль районы Кызыл Бистәсендә яңа күпфункцияле үзәк ачылды.
Октябрь аенда Казанда төзелештә бәяләр тудыру һәм идарә итү темасына багышланган семинар үтәчәк.
ТР Төзелеш министрлыгында 2016 елга ТАТКХМ программаларын формалаштыру буенча киңәшмә үтте.
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында инвалидлар ихтыяҗларына барлык торак фондын җайлау турында карар проекты кертү буенча ахыргы тапкыр фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта Татарстанның күпфатирлы йортларда ТР Министрлар Кабинеты карары буенча торучылар кулланылган җылылык энергия өчен ел эчендә тигез өлешләре белән түлиләр.Моннан алдагы ел күләме алына һәм 12 өлешкә бүленә.
Татарстан Республикасында 2015 елның 11 сентябренә 1,607 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык биремнең 67%ы. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 146,5 мең кв. метр булган 2 мең 535 фатирлы 99 йорт гамәлгә кертелгән.
Казанда ягу сезонына әзерлек эшләре тәмамланды. Бу хакта мэриядә брифингта Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, узган ел казанлылар фатирларына 24 сентябрьдә җылык бирелде. Быел көзнең беренче ае җылы булырга охшаган. Шуңа күрә ягу сезоны берникадәр соңрак башланачак. Ягу сезонын урамда температура биш көн рәттән 8 градустан түбән булган очракта башларга тәкъдим ителә. Шулай да, 15 сентябрьдә ягу сезонын башлау өчен барысы да әзер булырга тиеш.

13
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Кукмара муниципаль районында "Парклар һәм скверлар елы" республика программа кысаларында мәдәният һәм ял паркы ачылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International